Илсөя Бәдретдинова — «Ел кешесе»!

Бу исемне аңа Башкортстанда бирделәр.

Мәгълүм булуынча, татар эстрадасының күренекле җырчысы Илсөя Бәдретдинова 4 көн дәвамында Уфада концерт куйды. Концерттан соң ул махсус чарага чакырылды. Башкортстанда ел саен оештырыла торган «Признание года» чарасында Радик Юлъякшин Илсөягә «Ел кешесе» исемен тапшырды.

«Признание года» — ел саен уздырыла торган иң зур чара, анда кызыклы проектлар, яңалыклар һәм ачышлар өчен статуэткалар һәм дипломнар белән бүләкләнәләр.

«Сюрприииз. Бер уйламаганда Башкортстанда «Ел кешесе» исемен бирделәр үземә. Бабайлардан калган «Күрше хакы — тәңре хакы» дигән сүз бар. Без чынлап та бик якын милләтләр. Без бергә булганда бик көчле! Хөрмәтегез өчен, миңа күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, Башкортстан», дип язып куйган күренекле җырчы үзенең «Инстаграм»дагы сәхифәсендә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-02-07/ils-ya-b-dretdinova-el-keshese-2683447

Бәйле