Яшел Үзәндә ике тапкыр машина өстеннән узган 77 яшьлек әби интервью биргән.
— Мин ипи, сөт алырга дип кибеткә чыккан идем. Шуннан ерак түгел кешеләр түбәләрдәге бозларны чабалар иде, аларга карап тордым әле.
Соңыннан үзем йөри торган юл буйлап китеп бардым. Ул юлда һәрвакыт машина күп. Машиналарны җибәреп тордым. Юлны кисеп чыгармын гына дигән идем, аркама нидер кинәт кенә китереп бәрде. Ул машина булып чыкты. Мин егылдым…
Бәрдергән машина хуҗасы килде монда. «Сезне күрмәдем бит. Олы кар өеменә эләккәнмен дип уйладым», — диде. Машина өстемә икенче тапкыр килә башлагач, шушыдыр инде минем үлемем дип уйладым мин. Аннары үземне бик уңышлы егылганмын дип әйтә алам. Ике як тәгәрмәч арасында калдым бит! Машина алай да аякларым, кулларым өстеннән чыкты. Хәлем хәзергә яхшы!»- ди әбекәй.
Сөбханалла, гомерең бетмәсә, өстеңнән машина узса да, бер тәүлектә утырып кешеләр белән сөйләшә аласың. Көчле әби!