Нигә Виталий Милонов Изге Вәли көнен тыярга чакырды?

Мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә мондый бәйрәмгә урын булмаска тиеш, дип искәртте Дәүләт Думасы депутаты.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов биргән интервьюсында Россиядә Изге Вәли көнен (Гашыйклар көне) бәйрәм итүне тәнкыйтьләде, мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә аны билгеләп үтүгә юл куярга ярамый дип белдерде.

«Мәктәпләрдә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә әлеге бәйрәмгә урын булмаска тиеш. Илебездә мондый чаралар үткәрү акыллы гамәл түгел. Без көнбатыштагы тук тормышны карго-культ дәрәҗәсенә күтәрергә папуаслар түгел бит», — дип искәртте ул.

Сәясәтче Изге Вәли көненең әлеге вакыйганың рухи һәм мәдәни контексты белән бернинди уртаклыгы да юк дип белдерде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-02-2022/vitaliy-milonov-izge-v-li-k-nen-tyyarga-chakyrdy-5849302

Бәйле