Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов авырап киткән. Бу турыда аның тормыш иптәше Эльмира хәбәр итте.
— Бөтен кешегә дә рәхмәт белдерәм. Сөйләшә алмыйм! Бер дә хәлем юк! Ришат төнлә уянды да, 3 көнгә беренче тапкыр 5 кашык аш ашады һәм чәй эчте. Аның хәлен әлегә әйтә алмыйм. Догада торам. Алла бирса, Ришатның терелүенә ышанам.
Ходаем, сакла минем Ришатымны! Сакла аны авырлыклардан, авыртулардан, күз тиюләрдән, көнче һәм начар кешеләрдән. Барысын да җиңеп чыгарга аңа көч бир! Ходаем, бир аңа исәнлек! Үзе бик күп кайгылар кичергән иде бит… Әнисен, әтисен югалтты…
Әле генә никахлар укытып, бәхетле итеп яши башлаган идек… Ий, Ходаем, безнең моңлы җырчыбыз — Ришатыбыз тизрәк терелсен! — дип яза җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира ханым.