Әбиләр караучы вазифасын башкаручы Зифа эшеннән бераз иртәрәк кайтып кереп, мунча ягып җибәрергә уйлады. Көянтә-чиләкләрен алып, суга барып килде. Алар торган яңа урамга су торбалары ихатага ук килеп җитмәгән әле, шуңа тыкырык буендагы колонкадан ташырга туры килә. Мунчалары өр-яңа, күптән түгел генә сап-сары бүрәнәләр юнәтеп салдылар. Аны ягып, мунча юыну үзе бер рәхәт куаныч.

Үз алдына җырлый-җырлый, берни белештермичә, мунчага килеп кергән яшь хатын, җен-пәри күргәндәй чинап җибәреп, шундук атылып та чыкты. Калтырана, дерелди, нишләргә дә белми. Йөгереп кенә лом, көрәк, сәнәкләр белән ишекне терәтеп куйды, монысы гына җитмәс кебек тоелгач, колач кадәр бүкән тәгәрәтеп китереп, бастырды. Җансыз предметларга: «Шунда гына торыгыз, чыгармагыз», ‒ диде дә, каядыр чапты. Ул арада Зифа үзе белән авыл советы рәисен, участковойны, тагын берничә хатын ияртеп кайтты. Ишекне ачкач, бер-бер артлы ире белән әхирәте Фәгыйлә чыгып басты.
Ир-ат һәрвакыт билдән түбән өлеше белән уйлый, шуңа да баш белән хатын-кызга уйларга, ул тәртипле булырга тиеш дигән уйлы Зифа Фәгыйләнең хыянәтен кичерә алмады. Өй төзеп кергәннән бирле терәлеп торган күрше, бер табактан ашаган, бер-берсенең йортына, бала-чагасына күз колак иделәр. Зифа аны, ирсез буганга кызганып, мунча якса ‒ яккан мунчасыннан калдырмады, камыр-комыр пешерсә ‒ чәенә чакырды. Башка сыймастай хәл. Ир хатыны бу вакыйганы берничек тә кабул итмәде. Ике якын кешең хыянәт итсен әле. Пычаксыз суйдылар. Илдуска ни җитмәгән. Кеше, гадәттә, өендә ала алмаган нәрсәне эзләп чыгып китә. Ире аны яратмагандыр, яратса, хыянәт итмәс иде. Могаен ул аларның хыянәтен кичерә алмас. Хыянәт ачылыгын сүзләр белән генә аңлатып та булмый торгандыр. Бөтен җаның белән ышанган кешеңнең башка берәү белән күңел ачып, сине генә түгел, баланың һәм нәселенең дәрәҗәсен төшерүенә Зифа түзеп тора алмас. Иң пычрак, иң фәхеш нәрсә ул зина.
Кызулыгы басылып, элеке хәленә кайтты. Башына юньле уй кермәде, кулы эшкә бармады, гаеп үзендә шикелле кеше күзенә күренергә кыенсынды. Хатын эчтән янса да ялкынын тышка чыгармады. Илдусының кием-салымнарын “Магнит” кибетеннән алган зур-зур дүрт пакетка тутырып төйнәде дә башкача бу йортның ишегенең кайсы якка ачылганын онытырга кушты.
Хатасын таныган иргә өйдән куылу көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты. Кичкә карый, авыл җирендә кая барып төртеләсең. Аның тез буыннарының хәле бетте. Терсәк якында гына да бит. Таштан юкә суелса да чәмле Зифасы, әйткән сүзеннән кире кайтып, гафу итә торганнардан түгел. Чарасыздан баш иеп, Фәгыйләләр ягына тәвәкәлләде. Иелгән башны кылыч кисмәде. Сөяркәсе аңа каридордагы диванында йоклап торырга рөхсәт бирде.
Ике яшь ярымлык авыру баласы белән ирдән аерылган егерме биш яшьлек Зифага тормыш үзенең сикәлтәле юлларын күрсәтергә тотынды, каршысына бәрелер кәртәләр корды. Илдус, Фәгыйләнең башы белән дә уйлап, законга салгач, өйнең яртысына үзенең хуҗа икәне ачыкланды. Зифаның хезмәт хакы даруларга кереп бара, алимент акчасы ‒ тиеннәр генә. Алар белән ерак китәлмисең. Җитмәсә, күршесендә яшәгән ире шак та шок Фәгыйләнең каралты-курасын ныгытып йөри. Бала атасын күрсә, янына барам дип, өзгәләнеп, аңа талпына. Күрә торып, йөрәгең чыдап карасын. Әмма Зифага төшенкелеккә бирелеп, елап утырырга ярамый, кирегә юллар ябык. Авырлыкларны эш белән җиңәргә кирәк.
Болай булмый. Акча табуның нинди дә булса юлын эзләргә кереште. Уйлаганың каршыга килә ди. Авыр чакларда кайгы-шатлыкларны бүлешер дусларың булсын. Зифаның хәлен белергә, отпускасы төгәлләнеп килүче Испаниядә эшләп, “акча суккан” классташы Лилия керде. Чит җирдә якташ-иптәш кирәгепме, яшь хатынны үзе белән китәргә теләге барлыгын белдерде. Һөнәр белү дә кирәк түгел, өй җыетырып, ашарга әзерли белсәң, шул җитә. Дарулар да бездәге белән чагыштырганда күпкә очсыз. Сүз иярә сүз чыгып, беркадәр эшләгәч, кызыңны да үз яныңа алырга мөмкин дигәнрәк фикерләр җиткерде. Зифа, өске тешләре белән аскы иренен бераз тешләп торгач, кыстауга килдеме, язмыш кушыпмы, кинәт карар кабул итте һәм тәвәкәлләде. Кызын энекәшләре — киленнәре белән авыл очында искерәк кенә өйдә яшәгән әниләренә илтеп куйды. Классташына ияреп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка, барлы-юклы акчасын җыештырып,очарга очкычка билет алды.
Ак кәгазьнең өр-яңадан башлап җибәрелгән язмыш дәфтәренең баштагы битләрендә бәхет сызыгы күренмәде. Уңган булып, төрле эш кулыннан килсә дә, тел белмәве тезенә сукты, өйрәнеп китүе чиксез авыр иде. Моңа кадәр озакка һәм еракка китеп йөрмәгәнгәме, бәгырь ите ‒ авыру кызын юксынды, авылын сагынды. Әллә кире кайтып китәргә инде дип, икеләнгән, елап төн, яшь йотып, көн үткәргән чаклары ярты ел чамасы сузылды. Киткән дә булыр иде, кайтыр якка ничек билет юнәтәсең. Акчаны чутлап кына бирәләр шул. Ачлы-туклы йөргән вакытлары да еш, сорап торыр кешең юк. Бар да чит, бар да ят.
Аннан үзебезнең илдән килгән хатыннар белән танышып, рус телендә аралаша башлагач, бераз ияләнде. Эшләре, көйләнеп, әзрәк җайга салынгандай тоелды. Берсе белән икәү бергәләп квартирга түләп тордылар. Акча тотарга өйрәнә башлады шикелле. Ай саен баласына даруга җибәргәннән калган эш хакын әз-мәз үзенә вак-төяккә дә арттырды. Шулай эт тормышы белән яшәп, өч ел гомере чит җир һавасы сулап узды.
Киләсе айдан, отпуска алып, өйгә кайтам, бәлки башкача бу якларга, борылып, аяк та атламам дигән өмет белән янып йөргәндә, туган яктан телефон аша коточкыч хәбәр алды. Аның бәгырь кисәген ‒ кызчыгын авыруы җиңгән. Әнисен сагынып саргаеп, сызланып, бик озак интегеп ятканнан соң, нәни җанын күк фәрештәләре үзләренә алган. Бу хәбәрдән соң Зифа өч тәүлек ушына килә алмады. Тамагыннан ризык үтмәде, күзләренә йокы кермәде. Ни үле, ни тере җандай бер халәттә йөрде. Авылда кайгыдан сыкранып елаган әнисен юата алмаганга, мең көйде. Нигә генә кирәкте икән аңа Испания. Теге чакта Илдусын гафу итсә, бәлки кызын югалтмас иде. Күз яшьләре газизенә төшкәндер. Ярый әле хыялланмады.
Әнисе белән кат-кат киңәшләшкәч, ул әлегә вакытлыча Испаниядә калырга булды. Хезмәт хакының үзенә кирәк кадәресен генә калдырып, калганын әнисенең карточкасына җибәреп, шунда җыеп сакларга килештеләр.
Ничек яшәсәң булмый. Ун ел гомер узып та китте. Зифа бай кияүләр, романтик очрашулар эзләмәде. Беренчедән бер тапкыр хыянәт кичергәч, башкача ул турыда уйламады. Икенчедән читтән килгән хезмәтчегә күз атучылар булмады дисәң дә ярый. Өченчедән болай үзеңә үзең хуҗасың, теләгәнеңне киясең, теләгәнеңне ашыйсың дигәндәй. Ун ел эчендә телне әйбәт өйрәнеп, акчалы эш тапты. Шәхси фирмага урнашкач, берничә урындагы җыештыру эшләрен ташлады. Мондагылар сыман иркенләп ял итәргә, матур киенергә гадәтләнде. Арзанлырак бәягә тотылган машина сатып алды, аны йөртергә таныклык булдырды. Квартирага түләп торса да, ашарга бик акча сарыф итмәде. Җылы климатлы илдә яшәгәнлектән, салатлар белән тукланырга тырышты. Авылда итле бәрәңге ашап, түгәрәкләнгән гәүдәсе күпкә сылуланып, биле нәзегәеп китте. Сылу гәүдәгә нәрсә кисәң дә килешә, беркем үз яшен бирми. Үз-үзенә игътибар биреп, зәвык белән киенде, бизәнеп-төзәнебрәк йөрде. Зифа үз-үзеннән канәгать иде, Илдусын хәтереннән сызып атты.
Ашаткан- эчергән, туйдырган илне ташлап, Зифа бөтенләйгә туган якка кайтырга дигән ныклы карарга килде. Нигә озакка сузарга. Испания җиләтте. Әнисендә картада тупланган акчасы, кайткач, килемле эш ачып җибәрергә тулысы белән җитә. Кем әйтмешли, Наполеонский планнар корды. Тик бүгенге уйлар иртәгә иртәнгә ярамый икән шул.
Әнисенә планнарын җиткергәч, ишеткән хәбәре әллә ни куандырмады.
‒ Биредә яшәсең килгәч, ирең белән торырлар. Авылда сагынып көтеп торучы да, акча алып эшләрдәй эш тә юк. Эшләгән урының гөлләр кебек, шунда гына эшли күр берүк, җибәргән акчаларыңнан җилләр исте. Сина анда, ялгыз башың менә дигән эшләп торасың. Энеңнәр монда тиенгә тилмереп яшәсеннәрме, ‒ диюдән артмады.
Бу сүзләрне башка сыеп бетмәде. Ун ел бөтен кадерле нәрсәдән дә баш тартып, авызыннан өзеп җыелган акчалар… Бу нәрсә, икенче якын кешесе ‒ әнисенең аңа хыянәтеме.
Әни кеше кызының ун ел буе җибәреп торган акчасын, улларына биреп барган икән. Энеләре гаиләсе белән район үзәгенә йорт салып, шунда күченеп киткәннәр.
Ярый соң, энесе үз туганы бит, хәленә керер әле. Алып торган икән, акчалар юкка чыкмаган ич, кире кайтарыр.
Шылтыратып- шылтыратып, энесе белән бәйләнешкә керә алмыйча интекте Зифа. Җиденче тапкыр шылтыраткач, энесе көчкә трубканы алды:
‒ Алло? ‒ диде ул ярсып.
‒ Алло, акыллым, Данис… Хәлләрегез ничек? Йортыгызның эше төгәлләндеме инде? Минем акчалар синдә икән…
‒ Зифа, тыңла әле. Миндә синең тиенең дә булмады, булганы да юк. Кысыр хатыннан бала таптырма. Мин кредит алдым. Әни кайбер чакларда сирәк-мирәк ярдәмләшкәләде. Аңардан сора. Сөйләшеп торырга минем вакытым юк.
‒ Үз акылыңдамы син, мин ун ел гомеремне шул акчалар өчен әрәм иттем. Хәзер нишләргә?
‒ Зифа. Син монда кирәкмисең.Телеңдә үк уже ят аксент бар. Шунда Испаниядә кал да рәхәтләнеп яшә. Монда кайтып, судлашып йөрмә, берни кыйралмассың. Тормыш шулай ул. Уңышлар юлдаш булсын, апакай.
Зифа акчасыз нишләсен, чарасызлыктан тагы Испаниядә калды.Телефонындагы туган якта яшәүчеләрнең исемнәре барсын да блокировать итте.
Хыянәтне кичерә алсаң да, ул онытылмый. Ул йөрәккә кадалган чыра кебек, теләсәң -теләмәсәң дә үзен белдертә. Газиз әниеңнең, якын бертуганың хыянәте тагын да авыррак икән.
Хәрәм артыңа китереп бер тибә диюләре хактыр. Бер елдан Данисны йөрәге борчый башлады. Чирнең килүе генә тиз, китә башласа, куып та җибәреп булмый. Кыйммәтле даруларга, операцияләргә чутсыз акчалар кирәкте. Өйне сатканы да шунда кереп, ул гына җитмәде. Данис әнисеннән Испания акчалары тамчы да калмадымыни дип, кат-кат сорап карады. Әнисе үзе пенсиясенең көчкә очын очка ялгый. Ярый бакчада үскән бәрәңге-яшелчәнең, курадагы кәҗәсенең файдасы бар. Ул, кызына каты бәрелеп, читкә типкәненә үкенеп туя алмый.
Беркаян да акча таба алмаган бу якты дөнья белән хушлашырга җыенган Данис, соңгы саламга ябышырга теләп, битенә эт тиресе ябып, апасына шалтыратты. Аның номерыннан аңлашылмаган монолог белән чыж-пыждан башка аңлаешлы тавыш ишетелмәде. Могаен, “кара исемлек”кә керткәндер, ‒ дип уйлады. Яшисе килү теләге белән Зифаны башка танышларының телефоны аша апасын юллап карады. Ул телефоннар да баштагы аңлашылмас монологны кабатлады.
Берничә көннән Данис Интернет- тәрҗемәче белән бәйләнешкә кергәч, апасының телефон номерын алмаштырганын, башкача аңлаша алмаячакларына ышанды. Ә дарулар исәпләгече хисаплауларны дәвам итте. Бу аның йөрәгенә сукты, соңгы өметен дә сүндерде.
Язмыш сынавымы. Зифа, базарда йөргәндә, көтмәгәндә очраклы гына үзен бирегә ияртеп алып килгән классташы Лилияне очратты. Кочаклашып күрештеләр, шатлыктан бераз балавыз сыгып алгач, кырык эшләрен кырык якка ташлап,чәйханәгә кереп чәйләп утырдылар. Сагындырылган. Сүз башлыйлар да әйтеп бетерергә юл куймый, бер-берсен бүлдерәләр. Шулай да Туган якта отпускада булып килгән Лилия күбрәк сөйләде.
Авылдагы хәлләрдән аның аркылы хәбәрдәр булган Зифа атна буена уйланып йөрде. Уйларын аркылыга, буйга салгач, барлык булган үпкәләүләрен онытырга теләп, тирән итеп сулап, күкрәк төбе тын алды. Башында бөтерелгән уйларга буйсынмыйча, йөрәген тыңлап, горурлыгын һәм тәкәберлеген җиңеп, якыннарының хыянәтен гафу итте. Җан тартмаса да кан тарта икән. Мөселманнарда иң зур гонаһ ‒ туганлык җепләрен өзү.
Зифа кайттыр якка билет алды.

Чыганак: https://vk.com/public100519813

Бәйле