Татарстаннан хәрби хезмәткәр, Чаллыда туган 34 яшьлек прапорщик Руслан Галләмов һәлак булды.
Галләмов Казанда контракт буенча хезмәт иткән. Гаиләсе булган бу ир-ат соңгы вакытта Казанда яшәгән, аның ике баласы калган
Руслан Галләмов 11 мартта ук һәлак булган. Саубуллашу 26 мартта, Казанда «Курган» зиратында узачак.