“Җен ияләшкән” дигән сүзләр уйдырма түгел.
Ялгыз калып озак яшәгән әбиләрнең йортларын ташлап китәсе килмәгәнен ишеткәнем бар. Бу хәлне күбесе яшьлек үткән, балалар үстергән йортым, киртә-курам, язмышым монда бәйләнгән, дип аңлатырга тырыша. Аңлашыла, беркемнең дә яшәгән, гомер иткән төяген ташлап китәсе килми. Ләкин кулларыннан эш китеп, хәлләре авырлашкач та, йортларын ташлап, балаларына яшәргә барырга теләмәгәннәре бераз уйландыра. Авылда гомер буе ялгыз яшәгән (ире сугышта үлгән) бер әбигә шул сорауны бирдем.
– Балалар яшәргә чакыра, барасым килми, алар белән яшәү авыр булганлыктан түгел, күңел тартмый.
– Кырын карыйлармы әллә?
– Юк, минем өчен җан атып торалар. Шулай да… Сәбәбе бар аның улым, җибәрмиләр.
Гаҗәпләнеп калдым.
– Кемнәр җибәрми соң? – дип сорау бирдем ашыгып.
Әбием тирә-якка каранып алды да әкрен генә тавыш белән:
– Мине саклаучылар.
Әби шаярта инде дип уйлап, кем сине сакласын, дип әйтергә уйлаган идем, кинәт кенә башыма кайчандыр берәүнең “ялгызларга җен ияләшә” дип әйткәне исемә төште.
– Алар күпмени? – дип сорап куйган булдым, нәрсәнедер аңлаган кешедәй.
– Күп түгел дә.
– Алар сине балаларыңа җибәрмиме инде? – дидем.
– Әйе, берничә көнгә кунакка барсам да “кайт инде кайт”, дип чакырып торалар. Аларга үзем дә ияләшеп беттем инде. Кеше кебекләр, – дип әйтте дә әби башка берни сөйләмәде. “Ярамый” дип кенә куйды.
Шушы сөйләшү моннан унсигез ел элек үзем белән булган вакыйганы искә төшерде.
…Кыш айларының берсе иде. Гадәттәгечә, ике яшьлек улымны чанага утыртып, әнкәйгә килдем. Иртәнге тугызынчы яртылар тирәсе иде. Минем артымнан ук Миңнеямал апа килеп керде.
– Әйдә әле, Риф, әнинең ишеге ачылмый, ачып кына бир әле, – диде.
– Хәзер, – дип, аңа иярдем.
Миңнеямал апаның әнисе – Әсма әби әнкәйнең йортына каршы тора. Аны бик яхшы беләм: таза, көр күңелле карчык иде. Тормыш иптәше сугышта һәлак булгач, шул чордагы күп хатыннар кебек, балаларын ятим үстереп, дөньяның ачысын-төчесен татыган кеше. Мин аның чирләп, сызланып йөргәнен хәтерләмим. Безгә еш кына кергәләп тора иде. Бер кергәнендә, ул вакытта сиксән яшьләргә җиткән чагы иде бугай, “Хәйриямал килен, нишләптер быел билем авыртып тора, әллә картайдым инде”, – дип әйтеп куйган иде. Без бер-беребезгә карашып елмайдык кына…
– Бүген иртән сәгать алтылар тирәсендә мал карарга дип кенә кайткан идем, килсәм – ишек бикле, – дип сөйләнеп алды Миңнеямал апа.
– Әсма әби бикләп куйгандыр? – дидем.
– Юк, ул бит тора алмый. Каты чирли. Безгә барырга риза булмады. Үз өемә кайтарыгыз, дип үтенде.
– Каты чирли башлагач та кайтасы килдемени? – дип сорыйм.
– Әйе. Мине көтәләр, – ди торган иде.
– Кемнәр көтә?
– Кем белсен, олы кеше саташадыр инде, – дип куйды Миңнеямал апа.
Сөйләшә-сөйләшә Әсма әбинең өенә килеп тә җиттек. Артык зур булмаган, колхозлашу елларында салынган өй. Ишекне тартып карыйм, чыннан да ачылмый, кагып куйганнармыни? Суыкта туңган дияр идең, өйдән пар чыкмаган. Әллә элгеч күтәрелеп калып, ишекне япканда элендеме икән, дигән уйга килдек. Ләкин бер дә элгеч эленеп калганга охшамаган. Ишекне тарткалап та, типкәләп тә карадык. Ачылмагач, Миңнеямал апа абзарда бер иске балта бар иде, дип чыгып китте. Мин берүзем генә ишек янында калдым.
Элек гаҗәп хәлләр турында язмасалар да, халык арасында, өй иясе, җен-пәри, башка серле нәрсәләр турында хәбәрләр йөри иде. Һәркем үзенчә уйлый, нәтиҗә ясый иде. Нишләптер, башыма өйдә әбине җеннәр сакламыймы икән, дигән уй килде. Әкрен тавыш белән өч мәртәбә: “Әсма әби, ач! Әсма әби, ач! Әсма әби, ач!” – дип ишеккә эндәштем. Сүзләремне әйтеп бетергәч тә ишекне тартып карадым. Ни гаҗәп: ишек ачылды да китте. Шул арада Миңнеямал апа балта тотып килеп керде. Без бер-беребезгә карап катып калдык. Нәрсә булды бу? Берничә минут элек көчле итеп тартып та ачып булмаган ишек, җиңел генә ачылып китсен әле! Миңнеямал апага беренче керергә куштым. Ни дисәң дә, аның әнисенең йорты.
Әкрен генә өй эченә күз йөгертеп, эчкә уздык. Мич араларын, карават асларын карап чыктым. Берәрсе кермәгәнме, янәсе. Стена ягына карап, хәрәкәтсез яткан Әсма әбидән башка беркем дә юк иде.
Бу хәл мине шундый гаҗәпкә калдырды, нәрсә дип уйларга да белмәдем. Моңа кадәр бер дә андый хәлдә калганым булмады. Ишекне җентекләп карап чыктым. Элгечне карыйм, күтәрелеп калып эленгән хәлдә дә кем ачты соң? Миңнеямал ападан сорап куйдым:
– Иртән кайтканда бер-бер сүз әйтмәгән идеңме? – дим.
Ул нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй уйланып торгач:
– Әйткән идем шул, мин килгәнче әнине саклап торыгыз, дип. Шулай әйтә торган сүз бар бит.
– Бөтен сернең башы шунда инде, – дидем зур ачыш ясагандай. Әсма әбине йорт иясе яки башка “дуслары” саклаган инде.
– Нинди дуслары? – дип сорап куйды Миңнеямал апа.
Мин үзем дә ныклап аңлап бетмәгәнгә, ачык кына итеп аңлатып бирә алмадым.
Соңыннан да әле, байтак еллар үткәч тә шуны уйлап сөенәм: ярый ишекне балта белән каермаганмын. Югыйсә, кем белә, бәлки мин булган бу хәлне яза да алмас идем. Әсма әби күп тә тормады үлеп китте. Хәзер инде аның өе дә юк. Ихатасына колхоз картлар йорты салган иде. Үз вазыйфасын үти алмады. Балалар бакчасы, икенче ягын көнкүреш йорты итеп ачып караганнар иде, барып чыкмады. Бәлки, Әсма әбинең “дуслары” ул урында төзергә кушмыйдыр.
Шушы хәлдән соң һәр өйнең иясе, ялгыз әбиләрнең саклый торган “дуслары” булуына ышана башладым. Без, кешеләр, күп вакыт ялгызларга битараф булсак та, без әлегә белә алмаган җан ияләре аларны ялгыз калдырмый, саклый, яклый, күрәсең…
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.
Кырмыскалы районы.
Фото: amazingfacts.ru Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-03-22/yalgyz-bil-rne-kemn-r-saklyy-2306796