Чистай районында җиңел машина белән «Россия Почтасы»ның йөк машинасы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, алты кеше һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәте Татар Сарсазы авылы янында булган. Лада-ларгус пассажирлары (алар арасында 6 яшьлек бала да булган) машина эченнән чыга алмый һәлак була, йөк машинасы йөртүчесе генә исән калган — аны Чистай хастаханәсенә озатканнар.
Тикшерү комитеты “Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, саксызлык белән ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.
«Лада» машинасын йөртүче пассажирлар ташу белән шөгыльләнгән һәм аның хезмәте куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган.
Тикшерү дәвам итә, бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана, дип хәбәр итте Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Алексей Матренин.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/78116/