«Мәхәббәт төне»нең бәясе күпме?

-- ГолияУфа

Аның өчен 1 миллион сум акча бирергә дә әзер ирләр бар…

Башкортстанның Яңавыл авылында туып-үскән егет Ижауга яшәргә күчеп китәргә булган. Биредә ул үзенә торак эзли башлый, тик моның алдыннан — интим-хезмәтләрдән файдаланырга була.

Ир-ат кирәкле «оешма»га шалтыраткан, ләкин анда трубканы алмаган. Беразәдан үзләре иргә шалтыратып, залог суммасын сораганнар. Ир акча күчергән. Арытаба мошенниклар төрле сәбәпләр уйлап табып, ә аннары фәхишә белән ял итәргә теләвен башкаларга белгертәчәкләре белән янап, аннан тагын берничә тапкыр акча күчертәләр. Нәтиҗәдә, ул миллион сумга якын акчасын югалткан һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчеләрне эзлиләр.

Фото: ВКонтакте

Бәйле