91 яшьлек Мәгъмүрә Хәбибуллина: Мин кызларыма бернинди тәрбия бирә алмадым

Кукмара районының Өркеш авылында гомер итүче 91 яшьлек Мәгъмүрә Хәбибуллина сөйләшми һәм ишетми торган кызларын берсүзсез аңлый. Аның ике баласы да ишетү сәләтеннән мәхрүм. Тумыштан авыру булмый алар, язмыш шулай куша. Бер кызын яшен суга, икенчесе мунчадан авырып чыга. Хәер, ул апалар үзләрен кимчелекле итеп  сизми. Киресенчә, тормышны яратып, башкаларга яхшылык эшләп яши алар.

– Тормышым җиңел булмады. Ачлык кичергән буын без. Бик тилмереп үстек. Ирем Хаммат яхшы кеше иде. Аңа кияүгә чыгып, бик бәхетле яшәдем. Бер-бер артлы биш балабыз туды.  Игезәк баламның берсе тугач та вафат булды. Дүрт балабызга сөенеп, матур яшәдек, – ди ул. – Тик ачы хәсрәтләр алда көткән икән. Олы кызым Вәсиләне кечкенә чагында яшен сукты. Исән калса да, сөйләшми һәм ишетми торганга әйләнде. Бернинди табибка да күрсәтмәдек. Кече кызым Гөлүсәне тән температурасы югары вакытта мунчага керткәнбез. Ул шуннан соң ишетми һәм сөйләшми башлады.

Кызларны Алабуга шәһәрендәге махсус мәктәпкә укырга җибәрәләр. Ул чакта телефоннар да юк. Кайтып йөрүләр дә еш булмый. Әниләре хәзер шуларын исенә төшерә.

– Мин кызларыма бернинди тәрбия бирә алмадым. Аларны нинди укытучылар укытып, нинди тәрбиячеләр тәрбияләде икән?! Рәхмәт аларга. Эшкә дә өйрәткәннәр. Укый-яза да беләләр. Кулларыннан килмәгән эш юк. Шулкадәр чисталыкны яраталар. Бер эштән дә куркып тормыйлар, – ди Мәгъмүрә әби.

Кызлар Алабугада укып кайткач, Казанга китеп эшкә урнаша. Сөйләшә алмау комачау итми аларга. Ишарәләр белән аңлашырга өйрәнәләр. Казанда исә үзе кебекләр белән дуслашалар. Әнә шулай итеп, тормышлары җайланып китә.

Вәсилә апа вертолет заводына эшкә урнаша. Шунда ул бер ир-ат белән таныша. Яшьләр гаилә кора. Аларның кызлары туа. Тик ир белән хатын бергә озак яши алмый, аерылыша. Кызчыкны Вәсилә апа белән сеңлесе үстерә.

– Тел белән аңлата алмасалар да, әнием белән апам мине ким-хур итеп үстермәделәр. Барысын да аңлата иделәр. Мин ишарәләр теленә тиз өйрәндем.  Биш яшемдә инде аларның сөйләшә алмавын, миннән ярдәм көтүләрен аңладым. Кибетләргә бергә йөри идек. Базарда сатулашучы да мин булдым, – ди Алинә. – Мин әбиемә дә бик рәхмәтле. Әнинең бертуганнары Зәкия апам белән Зиннур абыем мине үз балаларыдай якын иттеләр. Әтисез икәнемне сизмәдем дә. Бабам бар җылысын биреп, кадерләп торды.

Язмыш җилләре алар ишеген тагын шакый. 2002 елда Хаммат абый үлеп китә. Озак та үтми, Зәкия исемле кызында тамак яман чире ачыклана. Табиблар операция ясый.  Алдан ук кисәтеп куялар – сөйләшә алмаячак. Мәгъмүрә әбинең өченче баласы да сөйләшүдән мәхрүм кала. Зәкия апаның гомере озын булмый. Бер ел эчендә, 47 яшен тутырырга 10 көн кала, ул өч баласын ятим итеп, мәңгелеккә китеп бара.

– Яшәр өчен ничек көч табыйм икән? –  дигәнем күп булды. Бала югалту ачысын үзе кичергән кеше генә аңлый. Бик авыр булды. Әле дә йөрәк яраларым сыкрап тора. Гомерең бетсә, беркем булыша алмый шул, – ди ул. –  Ә мин әле яшим. Кайчакта, булды, җитте инде, дисәм дә, балаларым исемә төшә. Ничә яшьтә булсам да, мин аларга кирәк әле. Вәсилә кызым пенсиягә чыгып, мине тәрбияләргә кайтты. Аннан игелек күреп яшим. Хәзер миңа күп кирәкми инде. Бер җылы караш та җитә!

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/78518/

Бәйле