Түбән Камада табиблар күпбалалы әнине һәм аның әле тумаган баласын коткарган.
42 яшьлек Роза Меньщикова дүртенче бала белән авырлы. Йөклелеккә әзерлек вакытында тикшерү үткәндә хатын-кызда миома тапканнар. Ул өч сантиметр тирәсе булган. Мондый хәл сирәк күренеш түгел. Әлеге патология белән дә хатын-кызлар бала тудыра ала. Шуңа да Роза тагын бер балага гомер бирергә була.
1нче гинекология бүлеге мөдире Светлана Борошович сөйләгәнчә, йөклелекнең 20нче атнасында Роза көчле авырту белән килгән, аңа ашыгыч рәвештә операция кирәк булган. Операция вакытында, шешнең тугыз сантиметрга кадәр үсүе ачыкланган. Монды хәлне табиблар беренче тапкыр күргән.
«Миомны бетерү буенча иң куркынычы — зур кан югалту, димәк, булачак әни дә, баланы да саклап кала алмаска мөмкин идек. Мондый хәлләр арка анестезиясенә һәм авыртуны киметүгә бәйле. Сулыш мускулатурасының өлешчә блокировкалау куркынычы бар иде, ләкин бу кирәк булмады «, — ди анестезиолог-реаниматолог Дмитрий Чайко.
Операция уңышлы узган. Роза савыга, хәзер инде әни булырга әзерлекне дә арттрырга кирәк булачак. Тиздән бу дөньяга тагын бер кеше туачак бит.
Фото: chelny-izvest.ru