Россиянең Украинадагы хәрби махсус операциясе барышында тагын бер һәлак булган татарстанлы турында билгеле булды. Сержант Юрий Лабутин взвод командиры урынбасары вазифасында минометчы булып хезмәт иткән.
Тумышы белән Тәтештән булган Юрий Лабутин 6 апрельдә хезмәт биремен үтәгәндә һәлак булган, дип хәбәр итәләр Тәтеш районы администрациясендә. Украинага кадәр ул Таҗикстанда минометның өлкән наводчигы булып торган, дип яза «Казанский репортер».
Сержантка 33 яшь булган. Сугышчыны Тәтештә җирлиячәкләр.