Гүзәл Уразова: “Илдарга атланып төшеп киләм шулай…”

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән танышу елларын искә төшерүен дәвам итә.

– Берзаман Илдар мине күтәреп алды да, аркасына утыртып, баскыч буйлап аска йөгереп төшә башлады. Шул мәлне безгә каршы Салават абый Фәтхетдиновның аранжировщигы Зиннур Сәгыйтов менеп килә. Аның безне күреп, күзләре шар булды! Күрәсең, үзе дә аптыраганнан ни әйтергә белми: “Сез өйләнәсез мени?” дип сорады. Миңа шундый уңайсыз булды… Мин бит Илдарга атланып төшеп киләм! Мин анда үз теләгем белән түгел, Илдар үзе мине күтәреп алды бит! Боларның барысын да безне күргән Зиннур абыйга сөйләп торып була мени инде?! Вәт шулай итеп театрда безнең турында шышы-пышы китте дә инде.

Без Илдар белән ашханәгә кердек. Группаның яртысы шунда иде инде. Бер кызыклы хәл. Артисларга диелгән салат, аш, карабодай белән гуляш, компот өстәлгә тезелгән иде. Бу минем өчен бик күп, ә Илдар шундый ябык иде ул вакытны. Мин аны ашатасым килде. Ул сыпыртып ашап куйды да, миңа карап утыра. Мин карабодайны ашый башлаган идем һәм шул чак: “Илдар, мин ашап бетерә алмыйм, калдырырга яхшы түгел, бәлки ашап бетерерсең?” – дидем. Ул ике дә уйламый, “Давай”, ди. Мин тәлинкә белән бирдем барысын да Илдарга.

Берзаман ашап утырганда, Илдар авызын тотты да, ашаганын кире чыгарды. “Әллә таш эләктеме?” дип сорадым мин, куркып. Ул: “Юууук”, ди, үзе уксый. “Нәрсә булды соң? – дим. “Карабодайга поварның авызыннан чәйни торган сагызы төшкән”, ди. Мин тагын бер кат аптырап сорадым: “Нинди сагыз, Илдар?”

Хәзер монда мин гаепле кебек булып чыктым бит әле. Аннары искә төште, мин бит авызымдагы сагызны ашар алдыннан өстәлгә куйдым, ә ул шуннан юкка чыккан. Карыйм-карыйм, сагыз өстәлдә юк. Ә кая ул? – дип кызыклы хәлләр яза Гүзәл Уразова.

Бәйле