Эченнән 18 килограммлы шеш алганнар!

-- ГолияУфа

60 яшьлек хатын сигезенче айдагы йөкле хатынны хәтерләткән.

— Түбән Кама үзәк район дәваханәсенә 60 яшьлек Татьяна Глухова мөрәҗәгать итте. Ул корсагы үсүенә зарланды. Пациент сүзләренчә, корсакның кискен үсешен ул соңгы өч ай дәвамында күзәткән. Ә апрель башыннан ул инде көнләп түгел, чын мәгънәсендә, сәгатьләп үскән, — ди 2нче гинекология бүлеге мөдире Эльмира Магомедова.

Ул вакытка пенсионер хатын 37 атнадагы йөкле хатынны хәтерләтә иде. Йөри, утыра, аркасында ята алмый, тыны кысыла башлый, көчле авыртулар башлана — үсә барган шеш органнарны тагын да ныграк кысрыклый.

— Табиблар мине карагач, шок хәлендә булды. Мин йөклелекнең сигезенче аендагы кебек, шуңа да киемнәремә дә сыймый идем. Бу яшьтә мондый катлаулы операция ясату куркыныч, мин туктаусыз еладым, — дип искә төшерә пациентка үзе.

Пациентның гомерен саклап калу өчен шешне акрынлап алалар. Нәтиҗәдә, 1 сәгать һәм 20 минут дәвам иткән операция уңышлы тәмамланган. Табиблар кыенлык белән булса да, шешне тулысынча чыгара алганнар. Аны үлчәүгә салгач, ул 18 килограмм авырлыкны күрсәткән!

Хәзер инде хатын үзен яхшы хис итә.

Фото: kazan.kp.ru

Бәйле