«Карлыккан тавышлы гөберле бака булып күренәсең…»,- дип язган берсе…

Илсөяне сез дә шуңа охшатасызмы? Ике көн элек кенә Уфада «Туган тел» каналы концертында матур гына иде әле. Ах, душа мой, душа мой, билдә каеш бушамый…

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың Уфадан кайтып кергәне дә юк бугай. Май азагында янә өстәмә концертлары көтелә икән. Ярата безнең халык үзен! Әмма яратмаучылар да бар.

Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Сайма» исемле «дусты» бар. Баштара ул аның дорфа тәнкыйть сүзләрен якын кабул итеп, аның белән бәхәсләште. Берсендә, янына барып кайту белән дә янады, хәтта. Хәзер ул аны «Сима» дип кенә атый, җавапларын да усал итеп түгел, шаяртып яза. Ә апа (бәлки кеше исеме артына качкан абый) һич шаяртмый!

Илсөя яңа образын язылучыларына күрсәткәч, «Сима» болай язды: «Берсе озын, берсе кыска, шалапай ыштан балагы… Изге Рамазан аенда фәрештәләр качырып, карт бүре кебек улап йөрисең».

Җырчы аның ачуын тагын да кабартырга теләп булса кирәк: «Бер ялтыравыклы купальник алдым бит әле. И-и-и, текә булды. Шуның белән фотосессия ясыйм әле», – дигән.

Саимә апа катырак кызган: «Гөнаһ шомлыгы, хәшәрәт… Җенем сөйми сине. Карлыккан тавышлы гөберле бака булып күренәсең күземә», – дип тагын әллә ниләр тезгән ул.

Илсөя аңа җавап итеп: «Яратам сине, Сима», — дигән.

Пиар булса, уңышлы гына килеп чыккан кебек. Сез бу хакта нинди фикердә?

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-21/g-berle-baka-2778959

Бәйле