«Кем Рамазан аенда ураза тотса, моннан соң Шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер туктамый ураза тоткан кебек булыр (ягъни ел буенча ураза тоткан кебек саналып аның әҗеренә ирешер)» (Хәдис)
Шәүвәл ае уразасы нияте һәм догасы түбәндәгечә:
Сәхәр ашап бетергәч, нәфел уразага ният кылына.
Гарәпчә ният кылу дөрес булыр: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә нәфилә фи шәһри шәүвәл минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Татарча: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Шәүвәл аеның уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр»
Авыз ачканнан соң, гарәпчә:
«Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү».
Татарча: «Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә нәфел ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл».