Башкортстанда яшәүче 22 яшьлек туташ 67 ирне төп башына утырткан.
Тикшерү версиясе буенча, кыз интернетта ир-атлар белән таныша. Аралашу барышында ул күптән түгел әбисен югалтуы турында сөйли. Ритуаль хезмәтләр өчен түләргә тиешлеген әйтә, яңа танышларыннан ярдәм сорый.
Әбинең үлеменә инандыру өчен, кыз ир-атларга простыня капланган әби фонында фотолар төшереп җибәрә.
Чыннан да, фотолар әби белән ясалган булып чыккан. Дөрес, пенсионер исән-сау, ә төшкән вакытта йоклаган булган. Сүз уңаеннан, кыз ир-атларга акчаны кире кайтарырга вәгъдә иткән, шуңа күрә онлайн-дуслар яшь аферисткага бик теләп ярдәм күрсәткән.
Русиянең төрле почмакларыннан 67 ир-ат мошенникның корбаны булган. Танышларының берсе — 28 яшьлек Татарстан кешесе — барлыгы 417 мең сумнан артык акча күчергән. Зыянның гомум күләме -1,2 миллион сум. Тикшерү нәтиҗәләре судка җибәрелгән.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-05-06/v-t-buldyrgan-bu-kyz-2794488