Җырчы Мөнир Рахмаев Республика клиник хастаханәсендә ятып чыккан. Баксаң, ул катлаулы операция кичергән – бүсерен алдырган (паховая грыжа).
– Дуслар, үзем белән нәрсә булганын сөйләргә булдым. 33 яшь булуына карамастан, икенче операция кичердем инде. Бу ир-атлар арасында бик еш кабатлана торган авыру һәм бик куркыныч санала. Без авыр әйберләр күтәрәбез – барысы да шуннан килә. Хәзер алга таба сакланырга кирәк! Үземә максат та билгеләдем: организмны тикшерергә, кирәк икән, кичекмәстән дәвалану үтәргә, – дип сөйли җырчы.
–
–

