1 июньдә Кукмарада Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган рядовой Рузил Сабирҗановны соңгы юлга озаттылар. 2 июльдә егеткә 22 яшь тулган булыр иде, дип яза “Хезмәт даны” газетасы.
Рузил Сабирҗанов мотоукчы батальонының танкка каршы взводында танкка каршы идарә итүче ракеталар бүлегендә оператор булып хезмәт иткән.
Рузил белән хушлашырга район җитәкчелеге, якыннары, дуслары, күршеләре һәм битараф булмаган шәһәр халкы килгән.
«Бу — барыбыз өчен дә зур фаҗига. Рузил безнең күз алдыбызда үсте, ул бик тыйнак, тәртипле егет иде. Аның әти-әнисе дә — бик тырыш, хезмәт сөючән кешеләр. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсен, Рузилнең урыны җәннәттә булсын», — дип сөйли Сабирҗановлар гаиләсенең күршесе Әлфинур Сабитова.