Музыкант, гармунчы Әлфис Галиуллинның тормыш иптәше Асилә социаль челтәрләрдә шатлыклы вакыйга белән уртаклашты. Баксаң, алар икенче тапкыр әти-әни булганнар.
– 10 июнь 2022 ел. Сәгать 12.07дә икенче кызыбыз туды. Авырлыгы 3610 грамм. Аллага шөкер. Кызым, безне сайлаганың өчен рәхмәт! Бәхетле һәм сәламәт бул, – дип сөенечен яза бәхетле ана.

–
–

