Юрий Шатуновка Россиянең халык артисты исеме бирелерме?

Фанатлары Россия Президентына җырчыга үлгәннән соң «Россиянең халык артисты» исемен бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

Дүрт көн элек алар change.org сайтында тиешле петиция төзелгән.

«Аны һәркем белә. Аның иҗаты белән кече яшьтән алып өлкән яшькә кадәр кешеләр, 80нче, 90нчы, 2000нче еллардагы балалар да мавыккан. 15-70 яшьлекләр концертына йөрде. Җырлары бөтен җирдә яңгырады. Юрий үзе әйткәнчә, ул популяр түгел. Популярлык — ул вакытлыча. Аны халык бик ярата.  Юрий Шатуновның исемен илебезнең һәр йортында беләләр. Аның вафаты турындагы яңалык Русия гражданнары өчен генә шок булмады. Бу бөтен дөнья өчен шок. Барлык социаль челтәрләрдә шушы хакта фикер алышалар һәм һәркем изге кеше һәм талантлы артистны югалту турында фикере белән уртаклаша. Аны бөтен җирдә дә беләләр һәм яраталар. Ни өчен артист гомер буе бүләксез яшәде — табышмак. Хәер, аның тәрбиялелеген һәм тыйнаклыгын белеп торасыз. Балалар йортындагы авыр тормышын. Ул — үз иҗатына җанын салган кеше. Русия Хөкүмәтенә һәм Президентына үлгәннән соң Шатуновка Русиянең халык артисты исемен бирү турындагы мәсьәләне ашыгыч рәвештә карауны сорыйбыз. Юрий иҗатын бәяләгән, битараф булмаган һәр кешенең петициягә кушылуын сорыйбыз. Юра Шатунов Русиянең халык артисты исеменә лаек!» — диелгән анда.
Исегезгә төшерәбез, «Ласковый май» төркеме солисты Юрий Шатунов Мәскәүдә вафат булды. Аңа нибары 48 яшь иде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул чакыруга килгән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Аңа инфаркт диагнозы куелган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2022-06-30/yuriy-shatunovka-rusiyane-halyk-artisty-iseme-birelerme-2858400

Бәйле