Биектауда поезд астында калган 27 яшьлек кыз Нурлат районы Чулпан авылыныкы булган. Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов сүзләренчә, Сиринә табиблыкка укыган. Быел ординатураны бетереп, диплом аласы булган.
– Әтисе– мәктәп директорыбыз, әнисе Чулпан участок хастаханәсендә баш табиб. Башкаларга үрнәк гаилә иделәр. Бу хәлгә әле дә ышанып бетеп булмый. Ата-ана өчен бик авыр хәсрәт. Сиринәнең урыны оҗмахта булсын. Әти-әнисенә сабырлык телим, – ди ул.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88832/