Россиядә кече бизнес хакына Инстаграмны* ачарга тәкъдим иткәннәр

-- Лейла

Социаль челтәрнең ябылуы эшмәкәрләргә зыян китерә.

Россиядә Инстаграмны* янә ачарга тәкъдим иткәннәр. Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисе Александр Демин Генераль прокуратурага шундый мөрәҗәгать керткән.

Ул социаль челтәрнең Россия законнарын бозу-бозмавын тикшерүне сорый. Әгәр закон бозулар буенча тиешле чаралар күрелгән икән, ул чагында аны ачарга мөмкин. Депутат аңлатып үткәнчә, Россиядә кече бизнес хакына шундый карар кабул итү кирәк. Социаль челтәрнең ябылуы эшмәкәрләргә зыян китерә.

Интернет буенча тикшеренүләр институты директоры Карен Казарян фикеренчә, Инстаграмны* ачкан очракта да Россиядә яшәүчеләр аннан файдалана алмаска мөмкин. Meta корпорациясе* (социаль челтәр – шуның карамагында) инде узган елда ук Россиядә үз вәкиллеген ачып, тыелган мәгълүматларны юкка чыгаруны планлаштырган булган. Әмма Россиягә каршы санкцияләр кертелгәннән соң корпорациянең Россия законнары таләпләрен үтәү теләге юкка чыгарга мөмкин.

Моңа кадәр Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков та Россиядә Инстаграмның* ачылу ихтималын белдергән иде.

*Россиядә экстремистлык булып танылган һәм ил территориясендә тыелган оешма
https://vatantat.ru/2022/08/89723/

Бәйле