«Фонограммага җырлаучы җырчыларны аңламыйм…»

Филүс Каһировның хатыны һәм продюсеры Эльмира җырчылар бакчасына ярыйсы ук зур таш аткан.

«Минем мондый темаларга язасым килми. Күп вакыт дәшми калам. Әмма соңгы күзәтүләремнән соң язмыйча булдыра алмадым.

Сүз безнең татар эстрадасы турында барачак. Әйе-әйе, бәлки, минем фикер кемгәдер ошамас, әмма минем мөнәсәбәтем һәм фикерем үзгәрми, ул соңгы көнемә кадәр шундый булып калачак. Шуңа күрә гаепләмәгез, — дип яза ул социаль челтәрдә. — Әлеге постны Мәскәүдәге зур концертлар залында үтәчәк концертның репетициясеннән соң яздым (ТР сәнгать эшлеклеләре концерты). Бер солист хәтта репетициядә фонограммага җырларга җөрьәт итте. Без бу турыда янәшәмдә утыручы башка бер артист белән сөйләшеп алдык, һәм мин татар эстрадасы легендасы Салават Зәкиевичны искә төшердем. Күптән түгел аның концертында булдык. Салават Зәкиевичка дан һәм хөрмәт! 62 яшьлек җырчы үзенең 15 концертында да тере тавышка, «фанера» һәм «фальш» кулланмый җырлады.

Чагыштыру өчен: мин булган барлык концертларда да татар эстрадасының 85 процент артисты фонограммага чыгыш ясый. Хәтта «солянка»ларда бер җыр башкарганда да фонограммага чыгып җырлаучылар күп.

Тамашачы җырчының үзе җырлыймы, юкмы икәнлеген аңламый. Ләкин алар шушы концерт өчен акча түләгән. Дөрес, мин бары тик артистны күрү өчен килдем, тере тавышка җырлыймы, фонограммагамы, миңа барыбер, дип әйтүче тамашачы да бар. Яхшы, һәркем сайларга хокуклы. Ә менә хәтта шул бер җырны да фонограммасыз чыгып җырлый алмаган артистның җаны тынычмы икән? (биредә сольный концертлар турында сүз бармый). Артист шул акчага сөенәме икән? Аның тамашачы белән гадел буласы, гонорарын үзе җырлап аласы килмиме икән?

Тырыш артистларны бик хөрмәт итәм. Әмма мин, җырчы була торып, үзе җырламаган артистны беркайчан да аңламаячакмын.

Минем фикерем иремнең иҗаты һәм аның талантына кагылмый. Әлеге пост аша татар эстрадасының күпчелек җырчыларына карата принципиаль мөнәсәбәтемне белдерәсем килде».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-25/fonogrammaga-yrlauchy-yrchylarny-a-lamyym-2921946

Бәйле