Җәвит Шакиров: «Минем бер начар гадәтем бар»

-- Алмаз1

Алып баручы, җырчы Җәвит Шакиров социаль челтәрләрдә кызыклы факт белән уртаклашты.

«Без йорт төзегән вакытта Зөлфиянең миңа әйткән сүзе мәңге онытылмый. Минем бер начар гадәт бар — эшне иртәгәгә калдыру. Зөлфия, киресенчә, башлаган эшен ярты юлда калдырмый», — дип язган Җәвит Шакиров.

Зөлфия ханым йорт салыр алдыннан эшне озакка сузмаска дип әйткән була. Моның сәбәбе дә бик гади һәм билгеле. Төзелеш материалларына бәя бик тиз үзгәреп тора. Моңа инану өчен әллә кая барасы юк, күршедәге «долгострой»ларны гына күр, ди Җәвит абый.

Бәйле