Хатын Мәскәүгә, кызы янына да китә алмый, чөнки биредә ул бушлай дарулар ала.
Киңкүләм мәгълүмат чараларында мәкалә чыкканнан соң, инвалид хатын-кызны гаражда яшәргә мәҗбүр иткән түрәләргә җинаять эше кузгаттылар. Мәләвез районының Денисов авыл Советы хакимиятенең кайбер чиновникларын «Халатность» статьясы буенча хөкем итәчәкләр.
«2020 елның 1 декабреннән 2021 елның 20 августына кадәр гаепләнүчеләр үз вазыйфаларына намуссыз мөнәсәбәт аркасында суд карарын үтәмәгәннәр, Әхмәтованы торак урынына мохтаҗ буларак исәпкә алмаганнар, бу аның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен сизелерлек бозуга китергән», — дип язалар карарда.
Документ Башкортстан Прокуратурасына җибәрелгән.
Кан оешу үзенчәлеге бозылган инвалид хатын Мәләвездә урнашкан кирпеч гаражда яшәргә мәҗбүр була, чөнки хакимият аңа законлы муниципаль торак бирмәгән, ә фатир хуҗалары торакны «проблемалы» фатирчыга арендага бирергә теләмәгән. Рәсилә Мәскәүдә яшәүче кызына да күчеп китә алмый, чөнки аның яшәү урыны Башкортстанда теркәлгән һәм ул биредә бушлай дарулар ала.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-09-07/invalid-hatyn-garazhda-yash-g-n-2938581