Соңгы вакытларда лаеклы ялга чыккан ирләрнең – хатыннарыннан, хатыннарның ирләреннән зарлануын ишетергә туры килә. 30–40 ел пар күгәрчендәй яшәгән бәхетле парлар ни өчен бәхетсезгә әйләнә башлады соң, алар ни өчен бер-береннән туйган? Бу – гайре табигый хәл. Бөтен авырлыкларны бергә кичергән, шатлык-кайгыларны уртак итеп күпме гомер яшәгән парлар инде бербөтенгә әйләнергә тиеш иде кебек.
Менә бер атна буе әлеге хәлнең сәбәбе турында уйланып йөрим, хатыннан берәр катырак сүз ишетсәм, күңелгә шик керә. Җитмәсә, телефон аша танышлар да зарлангалый башлады. Берсенең хатыны беркөнне: «Ир кешенең иртән эшкә чыгып киткәне яхшы», – дип ычкындырган. Танышым, еларга җитеп, миңа телефоннан шалтырата. «Хатын-кызга җитмәсә җитми икән, малай. Инде эшли-эшли җитмешне тутырып киләм, авыртмаган җир юк. Бераз зарлана башласам, хатын: «Әнә фәлән кешенең ире почти инвалид, эш калдырганы юк бит әле», – дип кенә куя. Нишләргә инде?» – ди. «Эшләргә инде», – дип шаяртам шаяртуын, әмма мондый көн миңа да килеп җитәргә мөмкин бит.
Хәер, миңа өйдә мөнәсәбәт башка, хәзергә дип әйтик. «Арысаң, тукта!» – дип кенә торалар. Уйлап, борчылып, шатланып арысам, кеше арасына чыгудан туктап, өй тавыгына әйләнсәм, мин нинди журналист-язучы булам инде? Мине иң әүвәл әнә шунысы куркыта. Гел өйдә утырган кеше артык ваклана, кирәкмәгәнне дә күрә башлый бит ул. Пенсиягә китү – «меҗ-меҗ карт» яшенә җитү.
Менә исәпләп утырам әле: ир белән хатын 30 ел яшәсәләр, ничә ел «агылый белән тагылый» кебек бергә булганнар икән? Мөгаен, 15 ел чамасы гынадыр, бәлки, аннан да аздыр. Чөнки атнаның биш көнендә алар бер-берсен иртә-кич кенә күрә. Чөнки икесе дә көне буе эштә. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дә җитәкләшеп кенә йөрмиләрдер. Менә шуларны исәпкә алсаң, 30 ел бергә яшәү дигәннәре 7–10 елга гына калмый микән әле. Ә инде икәүләшеп пенсиягә чыккач, «бәхетле» парлар өчен бөтенләй икенче төрле тормыш башлана: ир белән хатын бер-берсеннән гаеп эзли башлый. Хәтта берәрсенең авыз чапылдатып ашавы да ошамый. Ә бит әле кайчан гына алар бер-берсенең авызларына гына карап торалар, иреннәр исә дөнья йөзләрендә иң татлы нәрсә кебек тоела иде. Берәрсенең хихылдап я шаркылдап көлүе сандугач сайравы кебек кабул ителә иде. Ә хәзер… Бер танышым үзенең ире турында: «Атлап йөрүләренә хәтле җенем сөйми», – дигән иде. Бу сүзләрне гомергә онытасым юк. Онытыр идем: «Нәрсә картлар кебек бөкрәеп йөрисең, туры гына атлап булмый мәллә?» – дип әйткәләп торалар. Да, куркыта картлык дигәннәре. Озак еллар бергә яшәүче бәхетле парларны мин гомер буе бер-беренә таба атлаучылар дип күзаллыйм. Алар мәңгелек мәхәббәт сукмагыннан атлыйлар кебек. Ә «мәхәббәт» дигән олы хисне югалтучылар бер-беренә таба түгел, ә янәшә, параллель сукмаклардан атлыйлардыр кебек. Параллель сызыклар, белгәнебезчә, беркайчан да кушылмый.
Менә шундый уйларга бирелеп утырганда, хатынымның тавышы ишетелде: «Эшкә соңга калмыйсыңмы?»
Ярый әле: «Ир кешенең һәркөнне иртән эшкә чыгып киткәне яхшы», – дип өстәмәде.
«Соңга калмыйм, хәзер кузгалам», – дидем дә: «Синнән аерыласы килми, шуңа күрә генә бераз соңардым», – дип өстәгән булдым.
Миңа хатынны гел янәшәмдә тою чыннан да рәхәт. Эштән дә сагынып кайткан булам бит әле шул хәсрәтне. Әни әйтмешли, «вәт дивана». Мәхәббәттән дивана булуга ни җитә диген, име!
Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый инде ул, монысы – хак. Күптән түгел кавышуыбызга 50 ел тулды, әмма, бик сирәк булса да, сүзгә килеп алгалыйбыз. Мин монысында да мәхәббәтне «гаеплим», ул хисне югалткан булсак, гомумән, авыз ачып, сүз дә әйтәсе килмәс иде, алай гына да түгел, бер-беребезне күрмәмешкә салышыр идек, дип уйлыйм. «ВТ»ның бу санын хатынга күрсәтмәм, «алтын туй» турында шаулап йөрмәскә дип килешкән идек. Чөнки күз тиюдән куркабыз. Бу язма очраклы рәвештә аның кулына кереп, тавыш-мазар чыкмаса ярый инде. Менә шулай курка-курка яратып яшәп ятыш.
Риман Гыйлемханов, «Ватаным Татарстан»