- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчы Лилия Хәйруллина яшь кызларга үзенең киңәшләрен бирә.

– Нәрсә киңәш итәмме? Иң беренче чиратта, үзегезгә бәяне белегез. Без үзебезгә тиң һәм үзебез кебек кешеләрне җәлеп итеп торабыз дип саныйм. Бу ир-атларга да кагыла. Аннары кешеләрне яратыгыз һәм бөтен кешегә дә хөрмәт белән карагыз. Моннан тыш тагын бер киңәш – ир-атлар янында нинди генә көчле булсагыз да, үзегезне көчсез итеп күрсәтегез. Ир-атлар – алар табучылар, “добытчиклар”, ә хатын-кыз исә яңа адымнарга үсендереп, ягъни “мотивировать” итеп торырга бурычлы. Хатын-кызлар ир-атлар белән бергәлектә ниндидер көрәш алып барырга тиеш түгел, – дип саный җырчы.