«Син безнең әтинең кем икәнен беләсеңме соң?!»

«Минем телефонга тагын бер кагылсаң, син аны йотачаксың! Аңладыңмы?»

Уфада балалар стоматология клиникасында яшь ана сүгенү һәм янаулар белән җәнҗал куптарган. Видео социаль челтәрләрдә таралган. Язмада хатын-кыз регистратура өстәле артындагы кызга кычкыра.

«Сиңа аның өчен тагын ничә ел эшләргә беләсеңме? Әгәр минем баламны хәзер алмасалар, син моннан китмәячәксең! Аңладыңмы? Кемнең баласын алып килгәнемне, әтиебезнең кем икәнен беләсеңме? Авызыңны яп та, табибны монда чакыр! Тагын бер тапкыр минем телефоныма кагыласың — син аны йотачаксың, аңладыңмы?» — дип шашып кычкырына хатын.

Низагның сәбәбе билгеле түгел, әмма аны клиника хезмәткәренең очраклы рәвештә хатын-кызның кесә телефонына кагылуы кискенләштергән.

Әлеге хәлгә социаль челтәрләрдә бик күп комментарийлар барлыкка килгән. Арада берсе: «Баланың әтисенең фотосын да куегыз. Ил үз батырларын танырга тиеш», — дип язган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-09-09/sin-bezne-tine-kem-ik-nen-bel-se-me-so-2942712

Бәйле