Анастасия Заворотнюкның хәле янә яхшы түгел…

Бу хакта актрисаның кызы Анна Заворотнюк хәбәр итте.

Интернет челтәрендә 26 яшьлек Анна Заворотнюк гел әнисе турында сорау бирүләрен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, ул әлеге сорауларга җавап бирергә яратмый. Әмма бер көн элек модель әнисенең хәле турында кыска аңлатма биргән.

«Әнинең сәламәтлеге яхшылардан түгел. Соңгы вакытта ул критик хәлдә. Әмма мин аның белән горурланам. Минемчә, ул — дөньядагы иң көчле хатын-кыз», — дип җавап язган кыз үзенең абунәчеләренә.

«Әниең савыгырга мөмкинме?» — дигән сорауга ул җавап бирә алмаган. Аның сүзләренә караганда, барысы да Ходай кулында.

Мәгълүм булуынча, Анастасия Заворотнюк соңгы 3 ел дәвамында җитди авыру белән көрәшә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-10-03/anastasiya-zavorotnyukny-h-le-yan-yahshy-t-gel-2975117

Бәйле