Омск шәһәрендә солдатлар яши торган казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аягын да югалткан Рөстәм Нәбиев фаҗига булган урынны күрсәтте.
– Бу безнең казарма… Монда 24 кешенең гомере өзелде! Бу җирдә мин исән калдым — монысы могҗизага тиң… Казарма ишелгәндә мин икенче катта идем. Беренче катка ишелдек без… Мин венок торган җирдә ята идем… — дип искә ала бу куркыныч көннәрне танылган Башкортстан блогеры.