Җырчы Данир Сабировның хатыны Миләүшә бер ай элек эченә операция ясатты. Аның хәле ничек? Операцияне ничек кичергән? Үзе бу турыда сөйли.
– Бу операция турында күптәннән хыялланып йөри идем. Инде икенче кызыбызга 9нчы яшь китте. Хәзер генә батырчылык иттем. Күп җирдән белешеп йөрдек, шул исәптән Мәскәүдән дә. Тик анда бездән 650 мең сорадылар. Данир шунда: «Мин икенче хатын алсам, ул миңа арзанрак була бит», дип көлгән иде, – ди Миләүшә.