Менә бит ул — мәхәббәт!
Башкортстанда, Әлшәй районында яшәүче 35 яшьлек Альбина Муллагулова — башкорт телендә шигырьләр һәм җырлар авторы, дүрт бала анасы һәм тугры хатын. 38 яшьлек ире Айнур — хәрби кеше, ир элек Чечняда хезмәт иткән, 2 тапкыр Сүриягә җибәрелгән. Украинада махсус хәрби операция башлангач, Айнур шунда ук анда юлланган
— Ирем хезмәттә инде 18 ел, отставкага чыгарга тагын ике ел калды. Хезмәт бурычы буенча без элек тә еш күрешми идек, ләкин монысы озак булды. Балалар бик сагына, мин дә бик борчылам. Кечкенә балабызга нибары 3 яшь, ул көн саен әтисенең кайтуын көтә, — ди Альбина.
Аның әйтүенчә, ире киткәч, беренче ике ай аеруча авырга туры килгән. Элемтә булмый, шуңа күрә ире турында хәбәр алу өчен йөзләгән инстанция узарга туры килә. Соңрак ул часть командиры белән элемтәгә керә ала һәм Айнур белән барысы да әйбәт булуын белә.
Башта хатын тиздән ире кайтыр дип өметләнә. Тик бераздан аны үзе барып күрергә уйлый.
— Мин балаларның көзге каникулларын көтеп алдым, аларны нәнәләре янына кунакка җибәрдем, ә үзем ризыклар әзерләдем, поездга билет алдым. Ике көннән мин инде Русия белән Украина чигендә идем. Анда ирем көтеп тора иде. Очрашкач, вакыт безнең икебез өчен туктаган кебек булды. Бу — бәхет, наз, иремнең янымда булудан җиңеллек хисе, — дип искә ала Альбина Муллагулова.
Ир белән хатын 4 көн буе бергә була, алар арендага шәһәр читендәге бер фатир ала.
— Беренче чиратта, мин аны өй җылылыгы белән чолгап алырга теләдем. Аның яраткан ризыкларын, өй тавыгыннан токмачлы аш пешердем. Урамнарда халык булмаса да, без җәяү күп йөрдек. Моның өчен мин махсус камуфлаж костюмы сатып алдым, — Альбина.
Кызганычка каршы, санаулы көннәр бик тиз үтә. Альбина тиздән илгә тынычлык киләчәгенә ышанып, балалар белән көн саен караячак дулкынландыргыч уртак фотосурәтләр һәм видеоязмалар алып, Башкортстанга әйләнеп кайта.
Мәхәббәт таулар актара, юлларны кыскарта, чикләрне җимерә шул… Яшәсен мәхәббәт!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2022-11-08/iren-k-rerg-ukraina-chigen-bargan-3020049