Бүген, Волгоградта котычкыч фаҗига була. Машина шартлап аның эчендә утырган 3 яшьлек малай һәлак булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, әти кеше улын машинаның арткы утыргычына утыртып үзе машина йөртүче урынына утырырга маташканда шартлау була. Ир-ат көчле шартлаудан читкә чыгып оча, ә машинаны ут камап ала. Баланы коткара алмаганнар. Әтисен хастаханәгә озатканнар.
Янгын газ таралу аркасында чыккан дип фаразлана. Тикшерүчеләр барлык нечкәлекләрне ачыклаячак.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98249/