Яман шеш белән авырган Лилия: «Ул чир белән дуслашырга кирәк»

Без рак авыруының исемен тутырып әйтергә дә куркабыз. Кайберәүләр «өч хәрефле авыру», кемнәрдер «әшәке чир», күпләр «теге зәхмәт» дип тә атап йөртә. Ә 39 яшьлек Лилия Казанская аннан курыкмаска киңәш бирә. Вакытында табибка бару, бөтен карарны тиз кабул итү аны үлемнән йолып кала. Әле бит күзләренә карап, «әнием»  дип торучы ике кечкенә баласы да бар.

– Быел март аенда кулым ялгыш кына күкрәгемә тиеп китте. Ниндидер каты әйбер барын тоеп алдым. Кат-кат кулымны йөртеп карыйм. Күңелгә шик керде. Тизрәк табибка чаптым. Әле аңа да чират иде. Ә миңа тиз кирәк. Казанның бер түләүле клиникасына языла алдым. Табиб карады, анализлар алды. 10 көннән хәбәр көтәргә кушты. Ул көннәрне ничек үткәргәнне хәтерләмим дә, – ди Лилия.

Анализ нәтиҗәсе куандырмый. Табиблар Лилиянең күкрәгендә яман шеш барлыгын әйтә. Ул нишләргә дә белми. Үлемнән курку хисе барлыкка килә. Лилиянең башында бер генә уй: «тиздән үләчәкмен». Куркудан гәүдәсе катып кала хәтта. Гәүдә белән бергә күңел дә ката. Ни елый, ни көлә, ни кешеләр белән сөйләшә алмый ул. Бер атна шулай йөри. Шуннан соң Лилиянең психолог һөнәре эшкә керешә.

– Үземне селкетеп уятып җибәрдем. Син нишлисең, Лилия! Балаларың бар бит. Алга таба яшәргә кирәк, дим. Күзләр ачылып киткәндәй булды. Шул көнне мин бик озак еладым. Ялгыз гына уйларымны рәткә китерә алмасымны аңладым. Онкопсихологка язылдым. Әкренләп тынычланып, чирне кабул итәргә, аның белән яшәргә өйрәнә башладым, – ди Лилия. – Үземне кулда тотарга өйрәндем. Ник мин елап утырырга тиеш соң әле? Табибым бар, операция ясатам, аннары кирәкле дәвалану алам, дим. Матур киемнәремне киеп, бизәнеп, кая да булса барам. Өйдә ялгыз гына калмый идем. Үз дусларым да, иремнекеләр дә мине һәрчак аңлады. Хәлемә керделәр. Алия исемле дустыма мин аеруча рәхмәтле. Теге чакта ул мине шулкадәр дөрес юлга керткән икән. Бер дә ташламады. Минем белән гел башка темаларга сөйләшер иде. Яман чир хакында бер сүз искә төшермәде. Мин аны хәзер яхшы аңлыйм.

Лилиягә бер клиникада эшләүче танылган табиб операция ясый. Аннары ул Республика клиник онкология диспансерында дәвалана. Чит илгә барып, акча түләп дәвалануга караганда, үзебездә бушлай медицина ярдәменә ышана. Андагы табибларның, шәфкать туташларының кешегә булган яхшы мөнәсәбәтен сокланып сөйли. Дөрес, химия терапиясе алу җиңел булмый. Аннан соң ашыйсы килмәү, күңел болгану, исләр, тәмнәр сизмәү… Авырлыктан елый, үзенә шулай рөхсәт итә. Айга бер тапкыр кычкырып еласа да була. Ә башка көннәрне елмаерга, ничек кенә авыр булса да сабыр итәргә, тормышка сөенеп яшәргә тырыша.

– Бу чир белән очрашкач, күп әйберләрне аңладым. Табиблар куйган диагнозны кабул итәргә кирәк. Шул халәтне тоярга, сиңа ничек кенә куркыныч булмасын, моны кабул итәргә кирәк. Бар да үзеңнән тора. Кеше йә үлемне, йә яшәүне сайлый. Үлемне сайлыйсың икән, 2–3 ай узганны көтәсең дә китеп барасың. Яшим, дисең икән, сынауларны җиңеп, каршылыкларны узып, тормышка тотынасың. Яшәүне сайлагач, яныңда сиңа ярдәм итәрдәй кешеләр барлыкка килә башлый, – ди Лилия. – Рактан куркырга кирәкми. Аның белән дуслашырга кирәк. Сиңа бу чир бирелгән икән, димәк, ул тиккә генә килмәгән. Сез кайдадыр дөрес эшләмәгәнсез. Шушы урынны табарга кирәк. Күңелне чистарту мөһим. Яңадан яши башлагыз. Шкафтагы иң матур чәй сервизын чыгарып куегыз, матур күлмәкләр киегез, яңа туган көнгә сөенеп яшәгез. Үзегез дә сизмәстән, җиңеллек киләчәк. Бәхеттә яшәсәгез, яман чир сездән үзе китәчәк. Табиблар да ракның кортизон белән туклануын әйтә. Димәк, стресс кичерүчеләрне ул тиз эләктереп алачак. Шуңа күрә, үзегезнең хисләрне чамада тотыгыз!

Лилия яман чиргә каршы көрәшкән вакытта ире белән аерылыша. Әмма бу аны тагын да ныгыта. Балалары бар бит. Кызына – 8 генә, улына – 7 яшь. Аларга әни бик тә кирәк.  Аңа күпләр, син бик көчле, диләр икән. Әмма Лилия үзен көчле дип уйламый. Ул бары тик яши. Күңеле кушканча яши хәзер. Сабыйлары исә әниләренә яшәү көче бирә.

– Яман чир белән очрашкан күп кенә кешеләрнең якыннары белән сөйләшәм. Кемнеңдер апасы авырудан соң биш ел яшәгән. Кемдер: «Әни өч кенә ел торды», – дип җавап бирә. Мин шул арада тиз генә күңелдән балаларым яшенә биш елны кушам. 13 һәм 12. Юк, алар әле кечкенә була. Мин аларны ташлап китәргә тиеш түгел. Үземә «озак яшәргә!» дигән күрсәтмә бирәм, – ди ул. – Хәзер инде финанс, юридик, психолог белемем өстенә, коуч һөнәрен сайладым. Нәкъ менә яман чир белән очрашкан кешеләрнең җанын дәвалыйсым килә. Аларга киңәшләр бирәсем, чир белән очрашкач, ничек яшәргә кирәклеген өйрәтәсем, чирне җиңәргә өйрәтәсем килә. Без чирдән түгел, ул бездән куркып торсын!

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98230/

Бәйле