Эстрадада үзләренә хас тембрлары, стильләре ягыннан башка парлы җырчылардан аерылып торган Гүзәлем белән Салават МИҢНЕХАНОВның буш вакытын туры китерү җиңел түгел. Безнең белән сөйләшер алдыннан да көне буе съемкада иде алар. “ТНВ” каналында Яңа ел алдыннан күрсәтеләчәк “Хәситә” фильмында төшәләр икән.
“Анимацион фильм төшердек”
— Туганнарыгыз шактый икән, әти-әниләрегез янына еш кайтасызмы?
Салават:
— Без — гаиләдә өч малай. Абыем — шофер, энем — эшмәкәр, барбершоп та тота. Әнием озак еллар Азнакай мәдәният йортын җитәкләде. Хәзер үзенең балалар театры бар. Әтием, кызганыч, мәрхүм.
Гүзәлем:
— Сеңлем Миләүшә белән икебез дә икътисадчы белгечлеген алдык. Берара бу юнәлештә эшләп, әлеге һөнәрнең безгә туры килмәвен аңладык. Миләүшә дә иҗат кешесе. Ул — Әлмәтнең иң яхшы алып баручысы. Ире — әтием кебек нефтьче. Әнием озак еллар татар теле укытучысы булып эшләде. Хәзер лаеклы ялда. Әти эшли әле. Алар Әлмәт районының Бишмунча авылында яши. Азнакайга якын. Айга бер-ике тапкыр ике якны да күреп килергә тырышабыз.
— “Әнием” җырына клипта туганнарыгызны җыеп төшерү кем идеясе?
Гүзәлем:
— Әниләр турында җырларыбыз бар, әмма алар салмак, моңсу иде. Кәефне күтәрә торган, мәгънәле, позитив җыр яздырасы килде. Бу — үзенә күрә гаилә архивы. Тормышта ничек, клипта шулай: өйләр дә, туганнар белән бергә җыелулар да.
— Соңгы арада кино сәнгатенә кереп киттегез. Күптән түгел үзегез дә анимацион фантастик фильм тәкъдим иттегез.
Салават:
— Адлер Тимергалин әсәре мотивлары буенча җиһан турындагы анимацион фильмның беренче сериясен күрсәттек. Бу — сценарий авторы Айнур Дәүләтов белән уртак эш. Чит планетада тормыш эзләүче геройларны тавышландырабыз. Барысы да компьютер графикасы ярдәмендә эшләнә. Бу — үзенә күрә бер тәҗрибә, татар мохитенә яңалык кертү.
— Клипларыгыз герое Тәслия әби туганыгызмы?
Гүзәлем:
— Туганыбыз түгел, якташыбыз. Ул Азнакай районының Карамалы Елга авылыннан. Шул якта клип төшергәндә бабай белән урманнан ат арбасына утын төяп кайтып киләләр иде. Очраклы рәвештә таныштык. Тәслия әби клипта төшәргә хыялланган икән. Шуннан ул безнең “Кил, кил” дигән җыр клибында катнашты. Аннан соң тагын ике клибта төште. Тамашачы яратты үзен. Кызганыч, бабай мәрхүм. Тәслия әбигә озын гомер телибез. Хәлен белешеп торабыз.
“Өй җыештыру бер терапия сыман”
— Сез шәхси йортта яшисез. Шундый зур өйне ничек җыештырып бетерәсең, Гүзәлем?
Гүзәлем:
— Дүрт ел үз йортыбызда торабыз. Ике катлы, 150 кв. метрлы өйне җыештыру көне буена сузыла. Атнаның бер көнен шул эшкә багышлыйм. Миңа өй җыештыру ошый, бу үзенә күрә бер терапия сыман: уйланам, анализ ясыйм. Өй юарга ярты елга бер клининг компаниясен чакыртам.
— Бакчада ниләр үсә?
Гүзәлем:
— 5-6 сутый җиребез бар. Бернәрсә үстермибез. Туфракта казынасым килми, вакытым да юк. Авылда әниләр яшелчәне күп утырта. Мунча салдык. Төзелеш материаллары кыйммәтләнеп китте дә эш озаккарак сузылды. Әле эчке эше бетмәгән. Бакча — безнең өчен ял итү урыны. Чәчәкләр, газон булса, шул җитә.
— Ашарга кем пешерә?
Салават:
— Без, гадәттә, иртән генә өйдә ашыйбыз. Гүзәлем баланы киендергән, үзе җыенган арада мин ашарга әзерлим. Итле ризык яратам. Көне буена шәһәргә чыгып китәбез. Төшке ашка өйгә кайтып йөрү күп вакытны ала. Шуңа да хәләл кафеда йә ресторанда тамак туйдырып кайтабыз. Ә кунаклар килгәндә, Гүзәлем үзенең “фирменный” ризыкларын әзерли. Әнисе аны кечкенәдән аш-суга өйрәткән.
— Дингә кереп китүегез ничек булды?
Гүзәлем:
— Безнең гаиләдә иң беренче булып әти 50 яшендә намазга басты. Әтинең вәгазьләре бик тәэсир итте. Салаватның намаз укыганын ел ярым күзәттем. Аның беркайчан да “намазга бас, яулык яп” дип мәҗбүр иткәне булмады. Беркөнне иртән тордым да, иремә ияреп, кәгазьдән карап, иртәнге намазны укыдым. Аңа кадәр тюрбан кия башлаган идем. Дингә акрын гына килдем. Аллаһ күп мөмкинлекләр, юллар ачты. Без — бик бәхетле, күңел тынычлыгы тоеп яшибез. Бу хакта сөйләргә дә куркам, күз тимәсен. Иртәнге намаз укып урамга чыксам, Аллаһ мине саклап йөрткәнен тоям.
— Былтыр хаҗга да бардыгыз.
Гүзәлем:
— Аллаһ кабул кылсын, ният булса, барысы да килеп чыга икән. Акча эшләргә мөмкинлекләр булып торды. Хаҗ икебезгә якынча 1 миллион сумга төште. Хаҗга бару — зур бәхет. Бер ай Аллаһ йортында кунак булдык, хисләрне сүз белән аңлатырлык түгел, зур дулкынлану кичердек. Хаҗдан кайткач та, бу тормышка тиз генә кереп китеп булмады.
— Мөнәҗәтләр җыентыгы чыгарырга телим, дигән идегез?
Гүзәлем:
— Киләсе ураза аена әзерләргә уйлыйбыз. Сәгатьләр буе мөнәҗәт тыңлау ялыктыра. Булсын өчен генә эшлисе килми, үтемле альбом әзерләргә телим. Шуңа да татарча мөнәҗәтләрне яшьләргә дөрес һәм кызыклы итеп җиткерү юлларын, аранжировкасын да ныклап уйларга кирәк.
“Баланы Аллаһтан сорарга кирәк”
— Алты елга якын балагыз булмады. Өмет өзелгән чаклар була идеме?
Гүзәлем:
— Йөккә уза алмау — соңгы арада күпләрне борчый. Бездә дә шулай булды. Салават белән икебез дә сау-сәламәт югыйсә. Дингә килгәч, Аллаһтан сорагач кына, безгә әти-әни булу бәхетен насыйп итте. Хәзрәтләр иртәнге намаздан соң 40 көн буе 40 тапкыр “Фатиха” сүрәсен укырга һәм ихластан Аллаһтан сорарга киңәш итте. Шулай эшләдек. Кызыбыз Мәдинә — Раббыбыз биргән могҗиза. Табиблар, күрәзәчеләрдән түгел, безне барлыкка китергән Аллаһтан сорарга кирәк.
— Мәдинә ниләр белән шөгыльләнә? Аңа иптәш алып кайтырга җыенмыйсызмы әле?
Салават:
— Мәдинәгә 7 гыйнварда 4 яшь тулды. Шөгыльләре җитәрлек. 130 нчы балалар бакчасына йөри. Анда татар теленә игътибар бирелә, хәләл ашау, бассейн, җыр, бию, гимнастика түгәрәкләре — бөтенесе дә бар. Каратэга да биреп караган идек, яратмады. Мәдинә җыр-моңга гашыйк. Концертларга килгәч тә, сәхнәгә тартыла.
Гүзәлем:
— Мәдинәгә иптәш алып кайтырга телибез. Аллаһ кайчан бирә, шул чакта булыр, ашыкмыйм. Мин күп итеп, бер-бер артлы сабыйлар алып кайтырга хыялланган әни түгел икән.
— Сез гастрольдә чакта Мәдинәне кем карый?
Гүзәлем:
— Айлар буена гастрольләргә күптән чыкканыбыз юк. Банкетлар, концертларда чыгыш ясаганда, әниләр карап тора. Салаватның энесе гаиләсе белән Казанда яши. Килендәш еш кына ярдәмгә килә.
— Яулыкларны ничек сата башладыгыз? Бизнес белән иҗатка, гаиләгә вакыт каламы?
Гүзәлем:
— Һәрчак алтын урталыкны сайларга тырышам. Гаиләм, әлбәттә, беренче урында. Яулыктан сәхнәгә чыга башлагач, күпләрдә кызыксыну уянды. Яулык бәйләргә өйрәткән видеоларны да караучы күп булды. Шуннан интернет аша сата башладык. Иң беренче алып кайткан 100 яулыкны ике көндә алып бетерделәр. Аннан офис ачтык, сатучылар алдык. Кайчак үзем дә сатарга чыга идем. Хәтерлим, ул чакта авыллардан төркем белән килеп яулык алалар, минем белән фотога төшәләр иде. Хәзер Казанда, Әлмәт, Чаллы, Уфада 7 кибетебез бар. Яулыкларны Төркия, Дагыстан, Кытай, Кыргызстаннан кайтартабыз, Казанда да тегәләр. Яулыкка туры килгән образлар сорый башлагач, киемнәр коллекциясен чыгарырга керештек. Ике тегүчебез эшли. Дизайнер булмасам да, зәвыгым бар, модельләрен үзем уйлыйм.
— Буш вакытыгыз ничек уза? Ничек ял итәсез?
Гүзәлем:
— Спорт костюмын алдым, тик спорт залына гына барып җитә алмыйм әле. Ә Салават ул яктан тырыш. Тренеры белән даими шөгыльләнә. Мин күбрәк бала белән мәш киләм. Киләчәктә бию түгәрәгенә дә йөрергә телим. Ә ял безнең өчен туганнар, әти-әниләр белән сөйләшеп утыру, мунча керү, чит илгә сәяхәткә чыгу, андагы халыкның гореф-гадәтләре белән танышу, иҗат итү. Хәзер тагын бер ретро җырны әзерләү белән мәшгульбез. Ул да туганнар турында булачак.
чыганак: https://im-tatar.ru/2023/01/2043/