- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциясе барышында һәлак булган Башкортстаннан 37 яшьлек старшина Алмаз Сафинга Россия Герое исемен бирү турындагы указга кул куйды.
«Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, старшина Сафин Алмаз Миңнегали улына (үлгәннән соң) Россия Федерациясе Герое исемен бирергә», диелә карарда. Башкортстан хокүмәтенең рәсми порталы мәгълүматлары буенча, БРның Әлши районы Раевский авылында туган Алмаз Сафинга 37 яшь булган.