Биш кешелек гаиләнең йортлары янган: “Бернәрсәсез калдык”

-- Лейла

25 гыйнварда Константиновка бистәсендә яшәүче биш кешелек гаилә йортларында янгын чыгып, бернәрсәсез урамда калган.

– Ут беренче каттан чыкты. Тиз генә янгын сүндерүчеләрне чакырттык. Алар тиз килде. Сүндереп бетерделәр дигәндә, йорт башка җирдән яна башлады. Ут таралды да таралды. Биш янгын сүндерү машинасы килде. Өйдәге бар әйберләр янып бетте. Әле ярый документларыбызны алып чыга алдык, – дип сөйли Ләйсән. – Безгә хәзер өйне яңадан төзергә кирәк. Чит кешеләр ярдәменнән башка булмый. Шуңа да бик тә ярдәм итүегезне сорыйм.

Әлеге гаиләгә ярдәм итү өчен Ләйсән Равил кызы исемендәге Саклык (Сбер) банкы картасы номеры: 2202 2012 0035 8741.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан»

Бәйле