- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
29 гыйнварда Татарстанның Азнакай районы Актүбә бистәсендә шәхси мунчада 63 яшьлек хатын-кыз һәм 78 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Алар ис тиеп үлгән. Моннан тыш, алдагы көнне Татарстанда тагын берничә кеше төрле дәрәҗәдәге углерод газы белән агуланган. Алар арасында өч бала һәм ике олы кеше бар. Барлык очраклар да торба тыгылу яки тиешенчә суыртмау белән бәйле.