Махсус хәрби операция барышында 36 яшьлек мобилизацияләнгән татарстанлы Алексей Кунгуров һәлак булган. Бу хакта «Вечерняя Казань» басмасы хәбәр итә.
Билгеле булганча, ир-ат 2022 елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган. Алексей Кургунов белән Чистайда хушлаштылар.