«Авыру әниемне күрәлмәс хәлгә җиттем»

«Беләм, әнине тәрбияләү минем аның алдындагы зур бурычым, әмма башкача түзәр хәлем калмады».

«Мине бәлки күпләр аңламас, әмма бу хатны язмый булдыра алмыйм. Миңа 54 яшь. Ике ел элек ирем кинәт кенә йөрәк авыруыннан вафат булды. Аның белән өй төзедек, матур итеп тормышыбызны кордык, ике балага гомер бирдек. Инде балалар да үзаллы тормыш белән яши. Ирем вафат булганнан соң, өйдә ялгыз калдым. Бик авыр кичердем бу югалтуны. Әле ярый ял көннәрендә балалар килеп йөрде. Кечкенә оныгым берничә сәгатькә генә булса да сүнеп барган өемә ямь кертеп кайтып китә иде.
Авылда өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче әнине алып килергә булдым. Миңа да аның янына кайтып йөрергә хәзер кыен, чөнки үзем рульдә йөрмим. Әнигә дә минем янда рәхәт булыр, дип уйладым. Әни тавык асрый, ишек алларында гөлләр үстерә иде. Өйдә тәрәзә төпләрендә дә аның гөлләре һәрвакыт чәчәктә утыра иде. Күршедә дә берничә әби бар. Алар янына кереп, вакытын уздырып чыга. Кыскасы, гадәти авыл карчыгы иде ул.
Минем янга күченеп килгәч, ай чамасы бик яхшы яшәдек. Тик тора-бара әнинең хәле начарланды, аның аяклары авырта башлады. Аяклары авыртканга, бик йөрмәскә дә тырышты. Мин көчемнән килгәнчә, аны дәваханәләргә йөрттем. Файдасы булмады. Хәзер инде әни урын өстендә ята, өйдә минем ярдәм белән генә йөри ала. Беләм, әнине тәрбияләү — минем аның алдындагы зур бурычым, әмма башкача түзәр хәлем калмады. Ул төнлә йокламый, сызлана. Ярый әле үзем хаклы ялда, аны калдырып чыгып китеп булмый. Тора-бара кече йомашларын да үзаллы башкара алмый башлады. Күптән түгел генә көч-хәл белән үгетләп, памперс кидерә башладым. Моңа кадәр көн әйләнәсенә юрганнар, киемнәр юып та интегә идем. Әле тегеләй, әле болай зарлана ул. Аны тыңлап торсаң, үзең үк авырый башларсың кебек. Минем беркая да чыкканым юк, әнине калдырырга куркам. Ахирәтләрем дә килми хәзер. Балалар да сирәк килә башлады. Тәүлек әйләнәсенә мин авыру әни белән. Ирем үлүне кабул итеп тә бетерә алмадым, шундый хәлдә калдым. Әнине алып килмәгән булсам, бәлки, үзе әкрен генә булса да йөреп яткан булыр иде кебек. Үземнең баш авыртуы туктаганы да юк хәзер. Тынычлап йоклый алмыйм. Ирсез болай да тормышым сүнгән кебек иде, әни аны тагын да караңгылаткан кебек. Яшәүнең кызыгы калмады», — дигән хат алдык.
Бу ханымга нинди киңәш бирер идегез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-02-27/avyru-niemne-k-r-lm-s-h-lg-ittem-3158549

Бәйле