17 март иртән Үзәк стадионга кайтып төшкән хәрби хезмәткәрләрне якыннары һәм туганнары каршы алды.
Казанга махсус хәрби операция зонасыннан Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә ике атналык ялга чыккан мобилизацияләнүчеләрнең беренче төркеме кайтып төште, дип хәбәр итә KZN.RU. Алар белән республика башкаласына Башкортстан, Мари Иле, Чуашстан һәм Удмуртиядән чакырылган хәрбиләр дә кайтты. 4 автобуска төялгән ир-егетләрне иртән Үзәк стадион янәшәсендәге парковкада туганнары һәм якыннары каршы алды.
Үзәк стадион янындагы мәйданчыкта иртә таңнан ук мобилизацияләнүчеләрне үзләренең районнары һәм шәһәрләренә алып кайтырга тиешле автобуслар дежур торды. Мобилизацияләнгән бер солдатның хатыны Анна әйтүенчә, ирен ноябрь башында хәрби хезмәткә чакырганнар. Ул ике ай буе “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә әзерлек узган. Махсус хәрби операция зонасына китерелгәч, атнага берничә тапкыр телефоннан сөйләшеп торганнар. Анна үзе дә ике көн элек кенә Донецкидан кайткан. Ирен күрергә барган булган. “Солдатларга бер генә теләк: сынатмагыз! Без – сезнең белән һәм сезне көтәбез!” – диде ул.
Балтач районы Чутай авылында яшәүче Рәшидә исемле ханым кызы белән ирен каршы алды. Аның ирен октябрьдә мобилизацияләгәннәр. “Без бик сагынабыз! Кызым һаман саен әтисе турында сорап кына тора. Ял вакытында аның белән ничек тә күбрәк вакытны үткәрергә телибез”, –дип уртаклашты ул.
Автобуслар бер-бер артлы мәйданчыкка килеп керде. Ялга кайткан хәрбиләрне шундук якыннары – хатыннары, әти-әниләре һәм дуслары чолгап алды.
Мобилизацияләнүчеләрне шулай ук Казан шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев һәм Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова каршы алды.
Исегезгә төшерәбез: февраль аенда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәммәсе дә ике атналык ял алырга мөмкин, дип белдерде. Шуны истә тотып, республика хакимияте ярдәмендә хәрби хезмәткәрләрнең беренче төркемен өйләренә кайтарып кую оештырылды.