Винарис Илъегет: «Лилия белән 27 ел дусларча гына аралаштык»

-- Лейла

Социаль челтәрләрдә җырчы Винарис Илъегет, 45 яшьлек туган көне уңаеннан, тамашачылары белән тормыш тарихы, Лилия Хәмитова белән кавышу мизгелләрен уртаклашты.

«Мин бик актив яшәү рәвеше алып бардым. Күңелсезләнгән чакларым да, күтәрелгән, очкан һәм тагын төшкән мизгелләр дә булды. Күпне күрдем: хәерче дә, бик бай да идем. Тиешле кеше белән гаилә корырга вакыт җитте дигән фикергә килдем. Бу аңа кадәр тиң булганнар очрамады дигән сүз түгел, мин әле әзер түгел идем.

Лилия белән 27 ел таныш без. Аның белән беренче тапкыр Пермь якларына гастрольләргә барганда таныштык. Шуннан бирле аралашабыз дигән сүз «, — дип яза Винарис.

Винарис Лилия Хәмитова белән 27 ел коллегалар, дуслар булганын сөйли. Еллар барган саен алар сердәшче, туганнарга әйләнә. «Хәзер бәхетемне янымда булганын аңладым.

45 яшьтән соң чын-чынлап бәхетле итеп яши башлыйм. Минем утрында сөйләделәр, сөйлиләр һәм сөйлиячәкләр. Әмма мин аларга игътибар бирмим! Безнең Лилия белән яңа бәхетле тормыш башлана», — ди җырчы.

Бәйле