Гүзәлем: “Бу мәсьәлә бик борчый…”

-- Лейла

Җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлем кызлары Мәдинәне матур итеп фотога-видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыралар. Артистларның язылучылары кызчыкның күбесенчә русча сөйләшкәненә игътибар иткәннәр.

– Сезне бу хәл борчымыймы? Кызыгыз татарча аз сөйләшә бит! Гел русча гына, – дип язганнар алар.

– Әйе, борчый. Без аның белән гаиләдә татарча сөйләшәбез, ул үзе дә татарча сөйләшә белә. Ләкин балалар бакчасында татарча сөйләшсә дә, андагы сабыйлар русча сөйләшү сәбәпле һәм яратып караган мультфильмнары да рус телендә булганга, ул күбрәк русча сөйли. Татарча мультфильмнарның бер кызыгы да юк, хәтта үземә дә ошамаганы ничек инде аңа ошасын?!

Бер яктан карасаң, русчаны да яхшы өйрәнсен. Әйбәт анысы да! Чөнки кая килеп керсәң дә, рус теле кирәк. Татарчасын да өйрәтәбез анысы. Ул үз ана телен белергә тиеш, бу сорау ябык, – дип җавап кайтарган Гүзәлем.  

Бәйле