1960 елдан бирле Төркиядә хәрбиләр хакимиятне өч мәртәбә турыдан-туры үз кулына алды һәм 1997 елда да хөкүмәтне читләштерүгә иреште. Бу юлы хәрбиләр нигә уңышсызлыкка дучар булды соң? //Азатлык радиосы //
Халык яклавы булмавы
Узган өч түнтәрелешне социаль тетрәнүләрдән һәм бәрелешләрдән соң «тынычлык һәм тәртип» урнаштырылуны теләүче халык шактый уңай кабул иткән иде. Бу юлы фетнә оештыручылар киң яклауга ия булмады, бары бик азлар гына аларны хуплап чыкты. Ә президент Рәҗәр Эрдоганның телефон аша халыкны урамнарга чакырган мөрәҗәгате телевидение аша күрсәтелгәннән соң кешеләр күпләп аны якларга агылды, фетнәгә каршы күтәрелде.
Фетнәче хәрбиләрнең дөньяви карашта булуына ышанмау
Төркия хәрбиләре күптәннән үзләрен илнең дөньяви конституциясе сакчылары дип санап килә. Элекке түнтәрелешләрдә алар дөньяви җәмгыятькә куркыныч янауны сәбәп итеп хакимиятне үз кулларына алды. Бу юлы хакимият түнтәрелеш артында дөньяви көчләр түгел, Эрдоган хакимиятен тәнкыйтьләүче, АКШка сыенган дин әһеле Фәтһулла Гүлән тора дип белдерде. Оппозициядәге ике иң зур фирка дә хөкүмәтне яклап чыкты, узган түнтәрелешләрнең ачы тәҗрибәсен кабатларга кирәкми дип белдерде.
Полиция белән фетнәчеләрнең капма-каршы якта булуы
Эллекке түнтәрелешләрдә полиция хакимиятне үз кулына алган хәрбиләр ягына күчте. Бу юлы исә полиция хөкүмәтнең ышанычлы таянычы булды. Полиция хезмәткәрләре фетнәчеләр ягында булуда шикләнелгән солдатларны һәм офицерларны кулга ала башлады.
Фетнә оештыручылар гаскәрнең кечкенә өлеше генә булуы
Хөкүмәт тә, оппозиция дә фетнәдә гаскәрнең бары 10-20 проценты гына катнашуын белдерә. Элекке түнтәрелешләрдә армия тулысынча катнашкан иде.
Хәзер медианы томалауның авырлашуы
Элекке түнтәрелешләрдә хәрбиләр дәүләт телевидесен һәм радиосын конрольгә алып медиа кырын үз карамакларына күчергән иде. Бу юлы дәүләт карамагында булмаган телевидение каналлары, беренче чиратта CNN Turk аша һәм социаль челтәрләр, бигрәк тә Twitter һәм WhatsApp аша мәгълүмат агымы дәвам итте, каршылык күрсәтүчеләр тавышы күпләргә ишетелде.