Филүс Каһировның “Киек каз юллары” җырын башкарып, социаль челтәрләрдә танылган Артур Хәсәнов махсус хәрби операция зонасыннан ике атналык ялга кайткан. Әлегә ул Казанда, тик якын арада гаиләсе янына – Башкортстанның Илеш районына юл алачак. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Украинада булган чагында, ир-ат андагы яшәү шартлары турында сөйләгән иде. Артур сүзләренчә, хәрбиләр урманда – үзләре казыган йортта яшиләр икән.
“Ашарга үзебез әзерлибез. Азык-төлек җитешле. Якташлардан гуманитар ярдәм килеп тора. Берәр нәрсә кирәк булса, якындагы кибеткә барып, сатып алабыз”, — дип сөйләгән иде Артур.