Рәфинә Ганиуллина: “Күңелем әрни…”

-- Лейла

Танылган җырчы Рәфинә Ганиуллина биш туганы белән дә тиешенчә аралашмавы, туганлык җепләре өзелүе турында хафаланып язган.

– Бәйрәмнәр килә дә китә. Элеккечә 5 бертуган җыелышмый, шуңа күңел әрни, – дигән ул.

Моннан тыш шагыйрь Рүзәл Минһаҗевның шигъри юлларын да китергән.

… Мичеңдәге кайнар күмәчеңне,

Үзең өчен генә пешермә.

Бары авырлыклар килгәч кенә,

Тормыш шәмдәлләрең сүнгәч кенә,

Туган барын искә төшермә…

Бәйле