Танылган шагыйрә «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында хатын-кыз бәхете турында үз фикерләре белән уртаклашкан.
– «Төшкән җирдә таш бул» дип тәрбияләделәр безне. Ә мин кызыма андый тәрбия бирмәс идем. Әйбәт мөнәсәбәтләр булмаса да, мәҗбүри яраттырып, бала хакына дип, түздереп яшәтмәс идем. Нишләп ир хакы дип мин баламны интектерергә тиеш?!
Элек карашым башкача булгандыр. Ләкин яши-яши фикерем үзгәрде.
Ир-ат хатын-кызны яратып, хөрмәт белән карап торырга тиеш, — ди Гөлүсә ханым.