Танылган блогер Гүзәл Хөснетдинованың («Женщина Оххонь») кызы Ранияне мөселман балалары кыйнаган. Хәзер Рания йомылган. Гүзәл ханым бу коточкыч вакыйганы болай гына калдырмаячагы турында сөйли.
– Без барысын да яхшы гына итеп хәл итәргә җыендык. Ни дисәң дә, балаларның ата-аналары мөселманнар бит! Әмма барып чыкмас шул! Ике тәүлек узды, миңа да, ирем Рушанга да шалтыратучы булмады. Мин үзем аларга видео җибәрдем, балаларының кансызлыгы турында сөйләдем. Алар хәбәрләремне укыйлар һәм берни җавап язмыйлар. Алар йөрергә тиеш бит! Алар беренче язырга тиеш! – дип ачынып сөйли блогер.
Гүзәл ханым Ранияның сыйныфташлары җибәргән тавышлы хәбәрләрне тыңлагач, чәчләре үрә торганын да әйтә. Баксаң, 9-10 яшьлек кызлар Ранияне күздән-күз очрашуга, ягъни “стрелка”га да чакырганнар.
– Әйе, мин гафу сорадым. Мин “обосралась”. Хәзер шул кыз өчен миңа уңайсызлыклар кирәкми!
– Син башта сөйләшергә өйрән!
– Тавыклар командасы! Сезне ЦУМ янында көтәбез! Шунда килегез!
– Башыгыз эшләми сезнең!
– Рания, син үзеңнең нәрсә әйткәнеңне адладыңмы! Сиңа моның өчен җавап тотарга кирәк булачак, – дип язганнар Раниянең телефонына.
Блогер Гүзәл Хөснетдинова бу мәктәпкә бүтән бармыйбыз дип тә белдерә. Аларның гаиләсенә чыгып, бер кеше дә гафу сорамаган.
– Миңа газеталар, телевидениедән чыктылар. Бу коточкыч хәлне бөтен җиргә таратам. Чистай мөселманнарын бөтен дөнья белсен! Рания белән Ләтифәнең өстенә буш чипсы кабыгы да ыргытканнар бит. Имештер, алар хәерче. Акчалары да юк! Раниядән: “Синең анаң һәрвакыт кайдадыр очып китә. Чит илдән чит илгә генә йөри. Син хәерче” дип, көлгәннәр!
Чистай мөселманнары! Хәерче монда сез генә. Минем кебек тәүлек буе эшләгез баштан, аннары сез дә чит илдә генә йөрерсез.
Иң гаҗәпләндергәне: Ранияне кыйнаган кызлар арасында берсе кызымның тәрбиячесе кызы, икенчесе – минем фуд-флористика буенча укучымның кызы, ә өченчесе – Чистайда ислам дәресләрен укытучы мөселманның кызы, – ди Чистай блогеры.
Социаль челтәрләрдә Гүзәл Хөснетдинованы бу хәлне җәмәгатьчелеккә чыгарып, хайп, ягъни күбрәк карау, лайклар җыя дип тә гаепләгәннәр.
– Карагыз әле, нәрсә генә язмыйлар бит! Сеңлем Лилия һәлак булгач та, мине лайклар җыя дип гаепләгәннәр иде. Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорагыз, мондый хайпны күрсәтмәсен сезгә! Кансызлар сез! – дип сөйли Гүзәл ханым.