Гөлсәрия Шәйхразиева: «Каенанам кияүгә чыкмаска кушты»

Парлап йөрисе килгән чаклары була аның… Якыннары, дус-ишләре бәйрәмгә чакырганда, кайчак ялгыз булганга бармый да кала. Барса да, бик кыенсынып тора, кеше ирләре сүз катмаса ярар иде, дип кенә йөри. Барган җирендә озак тормаска тырыша… Эштә бераз соңарса да, каенанасы эзләп чыга үзен. Тукай районының Боерган авылында яшәүче 66 яшьлек Гөлсәрия Шәйхразиева ире белән алты ел гына яшәп кала. 32 яшендә тол калган хатын тагын 19 ел каенанасы белән гомер кичерә.

– Бик акыллы гаиләгә килен булып килдем. Танышкан чакта ирем Вәзиф сөт машинасында эшли иде, мин бухгалтериядә утырам. Дуслашып киттек. Иремне бик ошаттым. Дөньяда андый кеше башка юктыр ул. Эчмәде, тартмады, авыр сүз әйтмәде. Әрәм булды шул, бәгырькәем. Кем уйлаган бит! Ул чакта ике балабыз бар иде инде. Олысы Илнурга – 5, Фәнискә 3 кенә яшь иде әле. Алар туйганчы «әти» дия алмады, үзем ир назын күрмичә калдым, – дип сөйли Гөлсәрия апа. – Ул чакларны уйласам, әле дә йөрәгемнән кан тама кебек.  Вәзиф үлгәннән соң 5–6 ел кеше рәтенә керә алмадым. Үз-үземне кая куярга да белмәдем. Кайлардан сабырлык алганмындыр инде. Үз әнием исән иде әле ул чакта.  Ул гел бер сүзне кабатлады: «Кодагыйга сүз әйтмә, каты бәрелә күрмә». Дөнья мәшәкате белән мин үземне уйламадым да. Ике баламны кеше итим дип эшләдем дә эшләдем.

Нидер буласын йөрәге сизенә аның. Фаҗигагә 3–4 көн кала тынгысызлана Гөлсәрия апа, үз-үзенә урын таба алмыйча яши. Озак та үтми, 1989 елның 17 мартында Вәзиф абый юл фаҗигасендә вафат була. Өй җиткерергә йөргән чаклары. Вәзиф абый, Удмуртиядәге осталар белән сөйләшеп, алар янына кузгала. Алабугага җитәрәк, юл сорарга дип машинасын туктата да төшә. Әҗәле шунда көтеп тора да инде аны. Юл кырыеннан барган ирне йөк машинасы таптап китә.  Әнә шуннан соң Гөлсәрия апа ир дә, хатын да булып яши башлый. Абзар тулы малларның берсен дә бетерми. Киресенчә, уллары бернигә дә тилмермәсен өчен, тагын арттыра. Сыерларның саны бүген дә унике икән. Үгезләре дә бар, бозаулары да дүртәү. Гөлсәрия апа әле дә туктарга уйламый.

– Авыл җирендә йоклап ятып булмый. Иртәнге якта башта өй эшен бетерәм. Сыерларны савам, асларын чистартам, сөтләрен тапшырам, аннан эшемә китә идем. Балаларны карарга инәй булды. Вәзиф аның бердәнбер баласы иде. Шуңамы инәй мине үз кызы кебек күрде. Ирем үлгәч, кияүгә сорап килүчеләр булса да, бирмәде. Мин үзем дә иң элек улларымны уйладым. Үги ата үзеңнеке булмас, дидем. Чит кеше синең балаңа бер кисәтү ясаса да кыен бит ул. Аларны кактырып суктырасым килмәде, – ди Гөлсәрия апа. – Хәер, үземнең дә башка кеше белән тормыш корасым килмәгәндер инде, дим хәзер. Әле кайберләренә шаяртып, каенанам белән алсагыз гына инде, дия торган идем. Шөкер, инәй белән әйбәт яшәдек.  «Әле дә син бар, Гөлсәрия», – дияр иде. Мине бик яратты ул. Эштән бераз соңга калсам, эзләп чыгар иде.

Каенанасы үлгәндә янында була алмаганына әле дә борчыла  Гөлсәрия апа. Шулай тиз һәм кинәт кенә ташлап китәр дип уйламый да ул. 2007 елның 28 декабрендә 78 яшендә мәңгелеккә күзләрен йома каенанасы.

– Ул көнне безне никахка чакырганнар иде. Ә минем районга хисап белән барасым булды. Үземнең урынга инәйне җибәрдем. Никах бик әйбәт узган. Инәй матур гына утырган. Юлда кайтканда хәле киткән. Машинадан култыклап кына алып кереп, караватына салганнар иде. Мин кайткач: «Әллә нишләдем әле, хәлем авырайды», – дип куйды. Миңа никахны сөйләде. Рәтләнеп киткән төсле иде. Ул көнне авылда балмаскарад иде. Мин шунда чыгып киттем. Озак та үтмәде, улларым килеп җитте. «Әби әллә нишләде», – диләр. Өйгә кайтсам, инәй үлгән иде инде, – дип әрнеп сөйли Гөлсәрия апа. – Соңгы сулышын алганда янәшә була алмадым. Бик үкендем инде шуңа. Үзе һәрвакыт ансат авыру, тиз үлем тели иде. Аллаһы Тәгалә аны ишеткән. Күзгә карап тилмереп ятмады. Риза-бәхилдер инәй.

Ире дә ризадыр Гөлсәрия ападан! Бәхетен балаларда тапкан бит ул. Гомер буе сөйгән ярына тугры калып яшәве дә сокланырлык. Кул арасына керү белән йорттагы бөтен ир эшен балалары башкара. Башта бер төрле трактор алалар, аннан икенчесен, аннан башкасын. 30 гектар җирләре дә бар. Шунда малларга азык әзерлиләр. Ике улы гел ярдәм итеп тора. Илнуры янәшәдә генә зур итеп йорт җиткергән. Фәнисе Чаллыда яшәсә дә, әнисен ташламый. Бөтен эшне бергә эшлиләр. Киленен мактап кына тора Гөлсәрия апа. Мактамый ни! Үзе дә – рәхмәт сүзләре ишетеп яшәгән килен бит ул! Каенана хәер-фатихасының кыйммәтен белә ул. Уллары хөрмәт итеп тора, бөтен авыл сокланып сөйли аны.

– Язмышым шулдыр дип риза булып яшәдем. Ирем бер генә бала иде шул ул. Әмма икенче-өченче буын туганнары күп аның. Алар мине якын итеп торалар. Бик тату яшибез, – ди Гөлсәрия апа. – Гомер бушка узмады. Бер дигән уллар үстердем. Әгәр үземне уйлап, ир эзләп йөрсәм, балаларымны югалтыр идем. Гомер буе алар матур яшәсен дип тырыштым. Үткәннәргә үпкәм юк минем. Үкенмәдем дә. Тик йөрәктә ярам гына бар. Әле дә Вәзифемне сагынып яшим. Их, минәйтәм, шушы йортта бергә картаеп булмады…

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111561/

Бәйле